Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кадетларына көнгә биш тапкыр аш әзерлиләр

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары көнгә биш тапкыр тукланалар. Бу максатларга республика бюджетыннан бер балага көнгә 231 сум 66 тиен исәбеннән акча бүлеп бирелә. Ата-аналардан бернинди түләүләр дә алынмый.

-Үзебез үстергән яшелчәләр хисабына менюны тагын да баетабыз, - ди мәктәп директоры Рафаэль Сөләйманов. – 35 сутыйлы бакчада бәрәңге, кишер, аш чөгендере, суган үстерәбез. Бакчабыздан җыеп алынган уңыш уку елының яртысына кадәр җитә. Аларны сакларга подвалыбыз бар. Яшелчәләрне чәчү һәм җыеп алу эшләрендә укучылар да катнаша. Мотоблогыбыз бакча эшләрен бермә-бер җиңеләйтә.

Мәктәп-интернаттагы 142 укучыга ашны биш пешекче әзерли. Өстәлләрне көйләү һәм савыт-сабаларны җыюда кадетлар үзләре дә булыша. Мәктәптәге дежур сыйныфтан дүрт укучы ашханәдә көн дәвамында кизү тора. Мин килгәндә дә 6 нчы сыйныф малайларының төшке ашка табын көйләүләре иде.

-Балалар беренче дәрестән соң иртәнге ашка киләләр, - диләр пешекчеләр. – Иртән берәр төрле ботка пешерәбез, чәй янына камыр ризыгы, май, сыр яки эремчек тә бирәбез. Без чиратлап, ике сменада эшлибез. Бер көнне иртәнге 7дән көндезге 2гә кадәр, икенчесендә 14 сәгатьтән кичке 7гә кадәр. Эшебез зарланырлык түгел, барына да өлгерәбез. Иң мөһиме - укучыларның без әзерләгән ризыкларны яратып ашавы.  

Бишенче һәм алтынчы дәрестән соң кадетлар ашхәнәгә төшке ашка җыелалар. Монда инде итле беренче һәм икенче ашлар янында яшелчә салаты да була.

Төшке ашны үзем дә авыз иттем. Мин барган көнне укучыларга щи, макарон белән гуляш һәм свежий кишер салаты бирделәр. Ашлары бик тәмле. Балалар да мактый-мактый сыйландылар. Кичкә балык әзерләнә икән.

-Аапалар бик тәмле пешерәләр. Мин аеруча пылау яратам, - ди Самара өлкәсе Челны-Вершина районыннан килеп укучы Женя Кащеева.

Балаларга ашханә гел ачык, алар теләсә кайсы вакытта монда кереп, печенье, прәннек, вафли белән чәй яки компот эчеп чыга алалар.

-Мин макарон, карабодай һәм котлетны яратып ашыйм, - ди Лениногорск районыннан килеп белем алучы 5 сыйныф укучысы Булат Гыйбадуллин. – Безгә әле сок, шоколад, җиләк-җимеш тә бирәләр.

Сәгать өчләрдә укучылар берәр төрле камыр ризыгы яки печенье-прәннек белән чәйләп алалар. Ә инде 19 сәгатьтә кичке аш. Бу вакытта кадетларга пешекче апалары икенче аш әзерлиләр, сөт ризыгы, чәй дә бирәләр.

Аштан соң инде алар интернатка кайталар, йокларга ятканчы анда да чәйләп алырга мөмкинлекләр һәм ризык бар.

Өлкән аш-су остасы Флера Кармышева шәфкать туташы белән берлектә 12 көнгә меню төзи. Пешекчеләр Роспотребнадзор раслаган меню буенча эшлиләр. Азык-төлекне китерү буенча да проблемалары юк.

-Инде өченче ел үзебезнең ашханәбез бар. Моңа барыбыз да бик шат. 1 нче Чирмешән мәктәбе белән бер ашханәне бүлешкәндә төрле проблемалар була иде, - ди Рафаэль Габделхәй улы. – Ризык әзерләү һәм аларны саклау өчен дә заманча җиһазлар җитәрлек. Суыткычлар һәм туңдыру камералары тезелеп тора, складларыбыз да замана таләпләренә җавап бирә. Әле быел гына зур камыр басу җиһазы сатып алдык.

Кадетлар мәктәп-интернатында укучы 142 баланың 12се генә безнең районнан. Республиканың - 9 (Әлмәт, Нурлат, Лениногорск, Зәй, Алабуга, Аксубай, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама) һәм Самара өлкәсенең 3 районыннан (Шентала, Кошки, Челны-Вершина) килгән 130 малай һәм кыз интернатта яши.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев