Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән инвалидлар җәмгыяте сәхнәгә чыгарга да булыша

Мәдинә Талипова кабат район инвалидлар җәмгыяте рәисе итеп сайланды.

Районда ивалидлар җәмгыяте оешканга алты ел. Шуның биш елын, ярдәмчесе Ирина Митяева белән,  җәмгыятьне Мәдинә Шәфигуловна җитәкли.  Алар үз тирәләренә көчле рухлы, тормышка омтылучан, аның кадерен белүче кешеләрне тупладылар. Дуслары да күп, райондагы байтак оешма белән хезмәттәшлек итәләр.

Өченче отчет-сайлау конференциясендә алар үткән елда башкарган эшләренә йомгак ясадылар, иң активларга бүләкләр дә тапшырдылар. Җәмгыять белән даими хезмәттәшлек итүче район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов бу чарага да буш кул белән килмәгән, 20 кунак аның күчтәнәчләрен алды. Район ивалидлар җәмгыяте, гомумән, мөмкинлеге чикле кешеләргә булышу юлларын эзли, ярдәм күрсәтә, спорт уеннарына һәм мәдәни чараларга җәлеп итәргә тырышалар. Мөмкинлеге чикле райондашларыбыз үткән ел “Шайтан таягы” исемле спектакль әзерләделәр һәм кайбер авыл тамашачылары аны күрә дә алды. Алар бу эшне быел да дәвам итәргә уйлыйлар. “Ядкарь” коллективы да сәхнәгә чыгарга әзерләнә.

Районда 1492 инвалид исәпләнә, мөмкинлеге чикле балалар – 74.

фото: автор

Чирмешән инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау конференциясеннән 20 фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев