Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән филиалы тегүчеләр дә әзерләячәк

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы ике атна дәвамында кунаклар кабул иткән. Монда, график нигезендә, район мәктәпләренең 9 нчы сыйныфларында белем алучы 274 укучы булып киткән.

-Профориентация эше кысаларында, әүвәл үзебез һәр мәктәпкә барып, ата-аналар, укучылар белән очрашулар уздырдык, - ди филиал директоры Владимир Островский. – Аннан соң егетләрне һәм кызларны  филиалга “Ачык ишекләр көне”нә чакырдык, алар безнең уку йорты тормышы белән якыннан таныштылар , барысын да үз күзләре белән күрделәр, хәтта махсус тренажерларга да утырып карадылар. Сорауларны  күп бирделәр. Укучылар белән ачыктан-ачык сөйләштек. Араларында безгә укырга керергә теләүчеләр  булуы сөендерә.

Бүген филиалда 224 студент белем ала, алар техник – механик, тракторчы – машинист, пешекче – кондитер, утар хуҗасы һөнәрләрен үзләштерә. Капиталь ремонт ясалган бинада тегү һәм агач эшкәртү цехлары бар, киләчәктә биредә тегүчелеккә  һәм төзелеш эшләре мастерына укытырга ниятлиләр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев