Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән эшмәкәре туризм буенча эш башламакчы

Республиканың эшкуарлыкка ярдәм итү фонды кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә, крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга, үзмәшгульлләргә төрле юнәлештә ярдәм күрсәтергә әзер.

 

Район территориясендә эшчәнлек алып баручы җирле үзидарә һәм контроль-күзәтчелек органнарының эшмәкәр якташларыбыз белән Яшьләрнең ял итү үзәгендә үткән очрашуында бу хакта аерым сөйләштеләр, “Түгәрәк өстәл” утырышында һәр очракны аерым да тикшерделәр.

-Эшмәкәрләргә, үзмәшгульләргә ярдәм итүнең төрле формалары каралган. Аларга бизнесларын үстерүгә отышлы шартларда микрозаймнар бирелә, грантларда катнашу да файдалы, - диде республиканың эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Баулы, Лениногорск, Чирмешән, Әлки районнары буенча төбәк вәкиле Алсу Вәлиева. – Чирмешән районы эшмәкәрләре арасында микрозаймнан файдаланучылар аз түгел.

Фонд эшмәкәрләргә бизнес-план, товар билгесе, эмблема, реклама ясарга да булыша.

Очрашуга килгән салым хезмәте  вәкиле яңа салым режимы, анда эшләү алымнары, үзләренең сайты хакында сөйләде.  Контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре эшкуарларның сорауларына җаваплар бирделәр. Шәхси хуҗалыкларда кош-корт, терлек асраучыларга кош гриппыннан һәм африка чумасыннан саклану чараларын да исләренә төшерделәр.

“Багетный” авыл хуҗалыгы эшкәртү һәм сату кулланучылар кооперативы җитәкчесе Альберт Латыйпов үз эшен туризм юнәлешендә дә җәелдерергә теләге барлыгын әйтте.

-Мин синең бу теләгеңне куәтлим, бу яктан бездә мөмкинлекләр бар, моңа терлекчелек белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрне дә җәлеп итәргә була, - дип әлеге фикер белән килешүен белдерде очрашуда катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

 

 

фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев