Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән елгасында ялгыз аккош йөзә

Аның турында редакциягә Береговая урамында яшәүче Марсель Сәгыйров шалтыратып әйтте.

Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак диләр бит, мин дә, фотоаппаратны алып, елга буена киттем. Җәяүлеләр йөри торган күпердән ерак түгел генә суда йөзүче аккошны табуы авыр булмады. Шунда гына берәүләрнең казлары да чирәм йолкый.

-Бу аккошны ике-өч көн элек, балык тотканда күреп алдым, - ди Марсель. – Кайдандыр йөзеп килде һәм инде моннан китми дә, казлар да иптәшләр тапты бугай. Төнне, хуҗалары казларны алып киткәч, шундый моңсу итеп кычкыра әле ул.

 

Күренеп тора, аккош бик яшь әле, хәтта төсе дә билгеләнмәгән, бәпкә йоннары да алмашынып бетмәгән. Кайдан килеп чыккан гына ул монда?! Хәзер инде анысы мөһим дә түгелдер. Тиздән салкынайта башлый, елга өстен боз каплар. Су буенда этләр дә йөри, төлкеләр дә күренгәли диләр, кошны таларга да мөмкиннәр.

Бу проблема Марсельны да борчый.

-Аны берәр зоопаркка озатып булмыймы икән. Ул яр буена чыга, тотарга була, -ди ул. – Бәлки райондашларыбыз бу мәкаләне укып, нәрсәдер тәкъдим итәрләр, киңәш бирерләр яки аккошны асрауга алырлар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев