Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән электрчылары һәм газчылары гадәти режимда эшли

Үзизоляция режимында да район электр челтәрләре бригадалары үз эшләрен дәвам итәләр: һава линияләренең төзеклеген контрольдә тоталар, яңарталар, ремонт ясыйлар, төзиләр.

Бу көннәрдә энергетиклар Иске Котыш авыл җирлеге территориясендә баганалар алмаштыру белән мәшгуль. Якын арада бу эш Яңа Элмәле һәм Лашманда да бу эш башкарылачак, моңа кирәк баганаларны алып кайтканнар инде.

-Тагын бер бригада һава линияләренә планлаштырылган агымдагы ремонт үткәрә, - ди  район электр челтәрләре начальнигы Рәмил Кәримов. – Бөгелмә электр челтәрләре компаниясе үз эшчеләрен даими кайгырта. Инфекциядән саклану буенча да бөтен чаралар күрелә. Энергетиклар битлекләр һәм дезинфекция чаралары белән тәэмин ителгән. Дистанцион рәвештә эшләүче хезмәткәрләребез дә бар. Электрчыларга кагылышлы сораулар булса, чирмешәнлеләр 2 – 27 – 20 телефоны буенча шалтырата алалар.

Район газ хезмәте дә элеккеге режимда эшли, халыктан кергән заявкалар вакытында үтәлә.

-Эшчеләр саклану чаралары белән тәэмин ителде, - ди газ хезмәте начальнигы урынбасары Рифат Гатин. – Заявкалар буенча барганда да, барлык курынычсызлык кагыйдәләре үтәлә. Безнең 04 һәм 2-50-06 телефоннары тәүлек дәвамында эшли. Ә менә административ бинада әлегә клиентларны кабул итмибез.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев