Чирмешән больницасына яңа флюорография аппараты кайтырга тиеш
13 августтан 9 сентябрьгә кадәр районда күчмә флюорография эшләде. Моның сәбәбе - район үзәк больницасы поликлиникасындагы аппаратның ватык булуы.
Күчмә флюорография бер атна дәвамында чирмешәнлеләрне больница янында кабул итте, аннан соң график буенча районның барлык авыл җирлекләрендә дә булды. Күчмә флюорография бер ай чамасы эшләсә дә, барлык теләүчеләр дә тикшеренә алмаган, тагын 1000 кешегә бу процедураны узарга кирәк. Шуны истә тотып больница янә заявка биргән, әгәр исемлеккә керсәк, флюорография машинасы безгә ноябрь аенда киләчәк.
Яңа елдан соң авыруларны поликлиникада да кабул итә башларга тиешләр, монда яңа аппарат кайтуы көтелә.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев