Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән балалар сәнгать мәктәбендә уку елын җырлап башладылар

1969 нче елны ачылган һәм быел 50 еллык юбилеен билгеләячәк балалар сәнгать мәктәбендә дә яңа уку елы башланды.

Биредә Белем көне дә, башка  бәйрәмнәр шикелле үк, үзенчәлекле – җыр – биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килүчеләрне мәктәп директоры Наталья Иляева сәламләде һәм яңа уку елында уңышлар теләде. Бу көнне аеруча беренче сыйныф укучылары игътибар үзәгендә булдылар.

Сүз уңаеннан, быел сәнгать мәктәбендә 400 дән күбрәк бала шөгыльләнәчәк, беренче сыйныфка 70 укучы килгән. Алар ун бүлекчәдә музыка, сәнгать һәм хореография юнәлешләре буенча белем алачаклар.

Кайбер авылларда мәктәпнең филиаллары  бар. Лашман һәм Ульяновка хореография сыйныфларында балалар биергә өйрәнәләр, болардан тыш, Лашманда - декоратив-гамәли, Кармышта театр сыйныфлары бар.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев