Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән авылыннан 10 бала үстергән Мироновларга балалары сәяхәт оештырганнар

Ун бала үстергән Николай һәм Наталья Мироновлар, кайчандыр балалар тавышыннан гөрләп торган зур йортта бүген икәү генә гомер итәләр.

-Балалар таралышып бетте, тик барысының да үз торагы юк әле, - дип борчыла ата-ана. - Берәрсен үзебездә үк тораклы итеп булмасмы дип, 2015 елда Чирмешәндә йорт төзү өчен җир участогы алып, субсидиягә өметләнеп, программага кергән идек. Әкренләп, дәүләт ярдәмен көтә-көтә, балалар белән бергә өйне түбә астына керттек, тәрәзәләр дә куйдык. Инде ул программа эшләми дип, икенчесенә күчерделәр, ел саен документлар җыя-җыя да арыдык. Белмим, тагын күпме көтәрбез, тик өметне өзмәскә тырышабыз.

Ун бала үстергән гаилә мондый ярдәмгә лаектыр инде. Мироновлар бүген Чирмешәндә, 1985 елда ПМК биргән йортта гомер итәләр. Дөрес, ике квартиралы бу йортка янкорма корып, һәр баланың үз почмагын булдырганнар. Күбесе инде гаилә корган балалар кунакка кайтканда да барысына да урын җитә.

-Дөрес, хәзер унысы да бергә җыела алмый, шулай да егермеләп  кеше була, - ди Наталья Александровна. - Безнең бит инде оныклар да унбишәү. Үткән елның көзендә оныкчыгыбыз да туды.

...Армиядән кайткан Николай 1972 елда авылдашы Наталья белән гаилә кора. Бер-бер артлы дөняга килгән балалар - мәхәббәт җимешләре барысы да тормышта үз урыннарын тапкан, күбесе югары белем алган. 1972 елда беренче шатлыклары Ирина дөньяга килә. Ул бүген гаиләсе белән Казанда яши, ике бала үстергәннәр, инде оныклары да бар. Икенчеләре Андрей 1974 елда туган. Ул да гаиләсе белән Казанда яши, кызлары үсеп килә. Сергей Яңа Чишмә районында. 1983 елгы Владимир әле гаилә кормаган. Яңа нигездә дөньяга килгән Иван Казанда эшли. Алтынчылары – Антон, өч бала әтисе,  Чуваш Афонькәсендә яши. 1988 елгы Валентина гаиләсе белән Әлмәт районында урнашкан, өч кыз үстерәләр. Татьяна Казанда шәфкать туташы булып эшли. Тугызынчылары Николай ерактарак – гаиләсе белән Нижневартовск шәһрендә яшиләр. Төпчекләре Надежда үткән ел Казан ветеринария академиясен тәмамлаган, әлегә башкалада эшли, район үзәгенә, әти-әнисе янына кайту теләге дә юк түгел.

Мироновлар белән тормыш “йомгагын сүткәндә” байтак хатирәләр яңарды, балаларның шуклыкларын, ничек итеп әти-әниләренә булышуларын, бер-берсенә ярдәм итешүләрен дә искә төшерделәр.

-Балалар үстергәндә төрле вакытлар булды инде, 90нчы елларда кибет киштәләре бушаган чорга да туры килдек, - дип искә ала ул елларны ун бала әнисе. - Өчәр эш урынында хезмәт куярга туры килде. Олыраклар кечкенәләрне карарга булышты, үскән саен кул арасына керделәр. Һәркем үз эшен белеп башкара иде, берәүнең дә исенә төшерергә кирәк булмады. Маллар да күп асрадык. Терлекләр янында гел малайлар эшләде, мин анда чыгып абзар чистартканымны хәтерләмим, хәтта сыерны да савып керә иделәр. Кызлар бакчада, өй эшләрендә булышчыларым булдылар.

Николай Ларионович 22 ел ПМКда кранчы булып эшли, аннан соң пенсиягә чыкканчы 18 ел – нефть тармагында.

-НГДУга эшкә урнашкач “майлы ипи” ашый башладык, - дип елмая Николай Ларионович. - Анда инде Андрей да эшли башлады.

Балалар мәктәп елларыннан ук җәйге каникулларын бушка уздырмый, акча кайтара, гаиләгә ярдәм итү җаен эзли, бер эштән дә тартынып тормыйлар. Малайлар колхозда хезмәт куя, комбайнчы ярдәмчесе дә булалар.

-Малайлар колхозда эшләп, печән, салам, бөртек белән тәэмин иттеләр, - ди Надежда Александровна. - Ул вакытта малларны да күп тоттык, каз, үрдәк, тавык-чебеш тә байтак иде.

Мироновларның абзарлары бүген дә буш тормый, үгез симертәләр, дуңгызлар да бар. Бакча тутырып бәрәңгесен, башка яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерәләр. Балалар бик якын яшәмәсәләр дә, бакча мәшәкатьләрендә ярдәм итеп торалар, йорттагы зур эшләрне дә күмәкләп башкаралар.

Николай Ларионович быел 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыена, Наталья Александровнага 65 яшь. Тик әле алар эштән туктамаган.  Наталья Александровна 45 ел беренче Чирмешән мәктәбендә китапханәче булып эшли, ире пенсиягә чыккач шунда ук каравылчы булып урнашкан.

-Балалар үскәндә безгә кыенлыклар тудырмадылар, мәктәптә дә, уку йортларында да яхшы укыдылар, - диләр Мироновлар. - Хәзер безне уңышлары,  бүләкләр белән сөендерәләр. Рәхмәт, гаилә коруыбызга 45 ел тулу уңаеннан Петербургка сәяхәткә юллама бүләк иттеләр. Әле дә шул сәяхәт тәэсирләре белән йөрибез.

Николай һәм Наталья Мироновлар 2009 елда “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале  белән бүләкләнгәннәр. Ун бала үстергән гаилә мондый хөрмәткә һәм дәрәҗәгә бик лаек.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев