Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән авыл җирлегендә үзсалым акчалары иң кирәк эшләргә тотыла

Чирмешән авыл җирлегенең сентябрь аенда узган гражданнар җыенында 2020 елда һәр балигъ заттан җыелачак үзсалым күләме 1000 сум итеп билгеләнде.

Әлеге средстволарга башкарылырга тиешле эшләр дә килешенде. 17 ноябрьдә узган җирле референдумда әлеге муниципаль берәмлектә – Чирмешән, Түбән Чегодай, Казанка, Кече Чегодай авылларында халыкның 54 проценты диярлек “Әйе” дип җавап биргән, район сайлау комиссиясе референдум үтте дип таныды.

Җыелачак үзсалым акчаларының кайларга тотылачагы хакында авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева болай ди:

-Баштан ук әйтим, җыелган үзсалымның һәр сумына республика 4 тапкыр күбрәк акча бүлеп бирә, әлеге җыелган саллы суммага күләмле эшләр башкарырга мөмкин. 2020 елда төзекләндерү, зиратларны тәртиптә тоту, моның өчен кирәк материаллар алу дәвам итәчәк. Быел район үзәгендәге христиан каберлеге тотып алынды, аның капкасын гына ясап бетерәсе бар, мөселман зиратында хуҗалык кирәк-яраклары саклау корылмасы булдырылды.

Су челтәрләрен үзгәртеп кору өчен проект-смета язуларын ясатуга акча кирәк булачак. Җыеннарда халыктан кайбер урамнарның һәм территорияләрнең яктыртылмавы хакында моң-зарлар яңгырады. Димәк, өстәмә урам яктырткычларына, аларга хезмәт күрсәтүгә, кулланылган электр энергиясе өчен түләргә дә акча кирәгәчәк.

2019 елда Дзержинский һәм Титов урамнары киселешендә яңа тротуар ясалды, балалар сәнгать мәктәбе янындагы  мәйданда плитәләр тигезләп җәелде, Титов һәм элеккеге май-сыр заводы янындагы чишмәләр ремонтланды, “Ландыш” балалар бакчасы янында машиналар кую урыны – стоянка ясала. 2020 елда район үзәгендә тагын тротуарлар салыначак, мәктәп яннарындагы спорт мәйданчыкларын үзгәртеп кору күздә тотыла.

2019 елда үзсалым акчаларына чапкычы, көрәге һәм “ковшигы” белән МТЗ тракторы алдык, аны “асрау” өчен дә чыгымнар тотасы була. Тракторга арба да алмакчыбыз. Әлеге техника безгә җәен, кышын урамнарны тәртиптә тотарга ярдәм итәчәк.

Күргәнегезчә, бу эшләр мөһим, алар – шушы авыл җирлегендә яшәүчеләр файдасына.

2020 ел өчен үзсалым акчаларын җыю 1 декабрьдән башлана. 2020 елның 1 апреленә кадәр җыелган акчаларга республика дүрт тапкыр күбрәк акча өстәячәк, ә инде әлеге датадан соң җыелганына 2021 елда гына. Бу сумманы тулысынча түләргә авырсынучылар аны өлешләп кертә ала.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев