Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән авыл җирлегендә халыкның 37 проценты гына 2021 ел өчен үзсалым акчасын түләгән

Район мәдәният йортында узган халык җыенында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин күп еллар Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитетын җитәкләгән Светлана Ганиевага рәхмәтен белдерде һәм әле генә бу эшкә керешкән Надежда Гомәровага уңышлар теләде.

Җыенда хисап тоткан Надежда Габдрәшит кызы узган елны әлеге авыл җирлеге территориясендә башкарылган эшләр хакында җентекләп сөйләде.

Чирмешән авыл җирлеге Чирмешән, Кече Чегодай, Түбән Чегодай, Казанка авылларын берләштерә. Биредә 2597 йорт-хуҗалыкта 6905 кеше яши.

Кызганыч, район үзәге булуына карамастан, Чирмешәндә дә демографик хәл зур өмет уятмый. 2016 елда җирлектә 82 сабый туган булса, 2021 елда 50 генә. Ә менә үлүчеләр саны шактый арткан, былтыр 107 кешене соңгы юлга озатканнар.

Җирлекнең иң өлкән кешесе – Түбән Чегодай авылында яшәүче Хәтимә Хәсәншинага быел 99 яшь тулачак. Кызганыч, монда да Бөек Ватан сугышы ветераннары калмаган.

2021 елда Чирмешән авыл җирлегендә 670 мең 67 сум үзсалым акчалары җыелган, аны халыкның нибары 37 проценты гына түләгән. Билгеле, мондый очракта республика да акчаны күп бирми, һәр сумга дүрт сум өстәгәч, ул 3 миллион 288 мең 351 сум тәшкил иткән.

Шулай да бу акчаларга җирлектә байтак эш башкарылган. Район үзәгендәге христиан зиратында һәм Түбән Чегодай авылы зиратында төзекләндерү эшләре башкарганнар, Чирмешән лицееның спорт мәйданчыгын ремонтлаганнар, авыллар урамнарында яктырткычлар урнаштыру, ремонтлауга да байтак сумма – 2 миллион 190 мең 451 сум акча тотылган.

Башкарма комитет җитәкчесе үзсалым акчасына, аны кеше башына 500 сум исәбеннән җыячаклар, быел башкарылачак эшләр турында да әйтеп узды. Үзсалым түләүдән I төркем инвалидлар, көндезге уку формасында белем алучы студентлар, армиядә хезмәт итүчеләр, 80 яшьтән олылар азат ителә.

-Соңгы елларда урамнарны яктырту буенча зур эш алып барыла. Хәзер авылларда төнлә дә якты, - диде үз чыгышында Надежда Гомәрова. - Бу эшне быел да дәвам итәчәкбез. Моннан тыш, 2021 елда авыл урамнарын норматив хәлгә китерү буенча да планлы эшләр башкарылды. Әйтик, Утыз Имәни һәм Гаяз Исхакый урамнары арасындагы юл ремонтланды. Цаплин урамы юлына асфальт түшәлде, тротуар ясалды. “Ландыш” балалар бакчасы янында автомобильләр кую урынына асфальт җәелде.

Чирмешән авыл җирлегендә уңган, булдыклы халык яши. Бүгенге җыенда аларны да атадылар. Җирлектәге шәхси хуҗалыкларда 736 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 257 савым сыеры, 841 баш сарык һәм кәҗә, 38 ат исәпләнә.

Чирмешәннән Ольга Пушкина, Павел Хрисанов, Ирина Иванова, Василий Иванов, Имран Мөслимов, Казанкадан Николай Хмелев, Саматдин Бабаев, Игорь Юнусов, Түбән Чегодайдан Хаҗәр Гыйниятуллина, Рузалия Бәдертдинова - иң күп сөт тапшыручылар.

Авыл җирлегендә 16 мини һәм микроферма төзелгән. Җирлектә теркәлгән 173 үзмәшгуль, нигездә, тортлар пешерү, кием тегү, тырнак ясау, чәч кисү, йөк ташу белән шөгыльләнә.

Җыенда катнашкан район башлыгы, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Фердинат Дәүләтшин билгеләп үткәнчә, элек мондый җыеннар җанлырак үтә, сораулар да күп була иде.

-Димәк, эшебезне халык күрә,-диде Фердинат Мидхәт улы.

Шулай да сораулар бирделәр. Аларның күбесен, елдагыча, Гөлшат Фәсхетдинова җиткерде. Якташыбызны район үзәк хастаханәсе территориясендәге карның вакытында чистартылмавы, район үзәге урамнарында хуҗасыз этләр күбәюе, Чирмешән лицее янәшәсендә тротуар юклыгы да борчый. Район җитәкчесе әлеге проблемаларны контрольгә алып, җаваплы кешеләргә аларны чишү юлларын табарга, хәл итәргә кушты.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев