Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән аучылары әлегә ял итә

    Бу хәл коронавирус таралу куркынычы белән бәйле.

    Районда язгы ау вакытлыча туктатылып тора. Бездә әлеге гамәлләргә дәүләт күзәтүен башкаручы район бүлеге вәкиле әйтүенчә, бу тыю коронавирус авыруы таралуына каршы тору белән бәйле.

    -Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты боерыгы нигезендә, районда 2020 елның язгы ауга кагылышлы барлык чаралары коронавирус белән бәйле хәлнең уңай якка үзгәрүенә чаклы туктатылып тора, - диде Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район буенча бүлеге начальнигы Фәрит Мәгъсумов.

    Сүз уңаеннан, Фәрит Фатыйх улы әйтүенчә, соңгы елларда районда кыр кәҗәләре (косуля) нык үрчегән. Безнең урман, кырларда пошилар, кабан дуңгызлар, бурсыклар, байбаклар, сусарлар, төлкеләр, кыр һәм урман куяннары, көртлек һәм суерлар очратырга мөмкин.

    Архив фотосы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: