Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән аучылары кыргый җәнлекләрне саный башлады

15 гыйнварда кыргый җәнлекләрне һәм кошларны исәпкә алу башланды, ул 10 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу 17 төр аучылык ресурслары һәм аларның яшәү тирәлегенең дәүләт мониторингы кысаларында ел саен үткәрелә торган чара.

Быел ул дүрт яңа методика буенча оештырыла - кышкы маршрут исәбе, авиаисәп, тавышлы прогон һәм ясалма концентрация урыннарында исәпкә алу. Бу аерым аучылык участокларындагы хайваннарның саны турында максималь дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.

Бездә кышкы маршрут исәбе методы кулланыла, хайваннар санын алуны район аучылары һәм егерьләре үткәрә. Аларга 30дан артык маршрут буенча 317 киломер үтәргә туры киләчәк.

-Без һәр елны, кыш айларында, безнең якларда яшәүче җәнлекләрнең һәм кошларның якынча исәбен алабыз. Безнең урманнарда пошилар очратырга була, соңгы елларда кыр кәҗәләре (косуля) күбәйде. Былтыр африка чумасы таралу куркынычы арткач, кабан дуңгызларының санын киметтек, - ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлегенең райондагы начальнигы Фәрит Мәгъсүмов. – “Кызыл китап”ка кертелгән  ак куян (заяц беляк) да бар бездә, үр куяннары (заяц-русак), төлке, сусар (куница), селәүсеннәр (рысь)   да очрый безнең урманнарда. Ә менә соңгы 10 елда бүре эзләре күргән юк. Кошлардан урман тавыклары (тетерев) саны да нык кимеде, суерлар (глухарь) да санаулы гына калган. Боҗыр (рябчик), соры кыр тавыгын (серая куропатка) еш очратабыз.

10 гыйнвардан поший, кыр кәҗәләре, кыр куяннарына ау сезоны ябылган. Аучылар 28 февральгә кадәр көпшәләрне бары кабан дуңгызларына һәм төлкеләргә генә төзи ала.

фото: Фәрит Мәгъсүмов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев