Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Армиядә булган ир-ат тормышка башка күзлектән карый

Армиядә булган ир-ат чыныгу ала, дуслар таба, тормышка башка күзлектән карый башлый.

Ил алдындагы бурычларын үтәп кайткан якташыбыз, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов катнашында Чирмешән аграр техникумы студентлары белән очрашуда бу хакта еш кабатладылар.

Район башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге оештырган “Батырлык дәресе”ндә әлегә үзләрен хәрби көчләр гаскәрләрендә күзаллаучы студентлар очрамады.

-Чын ир-егет йорт төзергә, агач утыртырга һәм ул үстерергә тиеш дигән әйтемгә мин армиядә хезмәт итәргә тиеш, дип тә өстәр идем, - диде үзенең чыгышында Сергей Васильевич. –Студентлар арасында хәрби кеше булырга теләүчеләрнең азлыгы кызганыч.

Килешү буенча ике ел армиядә булган чирмешәнле Сурен Нерсесов Приморье краендагы бер ротада медбрат булып хезмәт иткән.

-Армия хезмәте тәртипкә өйрәтә, анда бик күп дуслар таптым, әле дә элемтәдә торабыз, - диде өлкән сержант.

Ничек итеп тревога вакытында взвод командирын, тәрәзә каршына барып, җырлап уятулары турында да сөйләде, кызыклы башка мизгелләрне дә искә төшерде якташыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев