Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән аграр техникумы базасында республика бәйгесе башланды

Чирмешән аграр техникумы базасында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә, онлайн форматта “Минем һөнәрем – минем киләчәгем” исемле видеороликлар бәйгесе башланып китте.

Республиканың төрле уку йортларында эшче һөнәрләр үзләштерүчеләр, командалар яки аерым катнашучылар үз һөнәрләрен презентацияләгән видеороликларны безнең   техникумга юллый. Җиңүчеләргә Дипломнар электрон формада тапшырылачак.

Сүз уңаенда, техникум студентлары арасында мондый бәйге бер узган иде инде. Аны Яшьләрнең ял итү үзәге белән берлектә оештырдылар. Бәйгедә райондагы бу уку йортының унбер төркеме дә катнашты. Алар үзләре сайлаган белгечлекнең өстенлекләре турында видеоролик әзерләделәр. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев