Чирмешән мәчетендә шундый якташларыбыз белән очрашу үткәрелде. Иман йортына 100дән артык кеше җыелды, монда чирмешәнлеләр генә түгел, тирә-күрше авыллардан да кунаклар күп килгән иде.
-Элек, хаҗи-хаҗияләрнең сөйләгәннәрен тыңлагач, андый гамәл кылырга бик кызыга идем. Намаз саен Ходайдан, миңа да хаҗ сәфәре кылырга насыйп итсәңче, дип сорадым,- ди Керкәле авылыннан Гарәф...
Чирмешән мәчетендә шундый якташларыбыз белән очрашу үткәрелде. Иман йортына 100дән артык кеше җыелды, монда чирмешәнлеләр генә түгел, тирә-күрше авыллардан да кунаклар күп килгән иде.
-Элек, хаҗи-хаҗияләрнең сөйләгәннәрен тыңлагач, андый гамәл кылырга бик кызыга идем. Намаз саен Ходайдан, миңа да хаҗ сәфәре кылырга насыйп итсәңче, дип сорадым,- ди Керкәле авылыннан Гарәф Кәримов.-Ниһаять, быел бу хыялым тормышка ашты. Ниятенә керешсәң, бу гамәлне үтәргә мөмкин. Исәнлеген дә бирә Ходай. Ике аягы да булмаган, ерактан килгән бер инвалидны күреп шаккаттым.
Киләсе елдан хаҗ сәфәре кылуга кайбер чикләүләр кертелә. Изге сәфәргә биш елга бер генә барырга була. Бу хаҗга бер тапкыр да бармаганнарга мөмкинлек тудыру өчен шулай эшләнә. Быел республикадан 1300ләп кеше хаҗ сәфәре кылган.
-Анда барырга ниятләгән кеше алдан уйлап, хәстәрен күрергә тиеш,- ди район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин.- Сорауларыгыз булса мөрәҗәгать итегез, киңәшләр бирербез, кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез.
Изге сәфәргә Кармыштан Миншиннар гаиләләре белән (Минсәгыйрь абый, Кәшифә апа һәм уллары Нәзир) барганнар. Уллары беренче тапкыр гына барса да, Минсәгыйрь абый белән Кәшифә апаның изге җирләргә өченче сәфәрләре.
-Бала чакта Мәккә, Мәдинә турында әнинең сөйләгәннәрен әкият кебек кабул итә идек,- ди Наилә апа Бәширова. - Насыйп булгач, шул "әкият илен" үз күзләрем белән күреп кайттым. Изге җиргә аяк басу белән бөтен чирләрем юып алган кебек булды.
Хаҗга баручылар бу сүзләрне еш кабатлый.
Изге җирләрдә рәхәт тойгылар кичердем. Башка бернинди дөнья мәшәкатьләре дә керми, бөтен күңел изге гамәлләргә генә бирелә,- ди Түбән Кәминкәдән Айрат Сәлманов.
Чирмешәннән Мәдинә апа Сибгатуллина да сигез ел күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашыра - хаҗга бара.
-Тик бу гамәлне яшьрәк вакытта үтәү хәерлерәк,- ди хаҗия.
Хаҗ кылган якташларыбыз, барысы да, иң элек ният кирәк, диләр. Чын-чынлап теләгенә керешкән кеше сәфәргә бару җаен таба ул.
-Без булган җирләрдә бернинди дә үсемлек үсми,-ди Илназ Газыймов,- анда яшәүчеләр арасында фәкыйрьләр булса да, урамда каңгырып йөрүче, йортсыз бер генә кешене дә күрмәдем. Намаз вакыты җитү белән барысы да намазга баса. Башкаларга да изге җирләргә бару насыйп булсын.
Автор фотолары.
Нет комментариев