Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Быел Чирмешәндә күп фатирлы алты йортның ишегаллары төзекләндереләчәк

Чирмешәндә “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерәләр. Әлеге эшне Совет урамындагы кадетлар мәктәп-интернаты янәшәсендәге 38 нче йорттан башладылар.

Билгеле булганча, 2020 елдан республикада күпфатирлы йорт ишегалларын  үзгәртеп кору буенча өчъеллык программа старт алды. Аның кысаларында безнең районга республикадан быелга бирелгән 7 миллионнан күбрәк суммага агымдагы елда Чирмешәндәге алты объектта төзекләндерү эшләре  башкарылырга тиеш.

-Гомумән,  бездә барлыгы 30 йорт  тирәсен, ишегалдын яңарту ниятләнә: 29ы - район үзәгендә, берсе - Күтәмәдә. Болар - 2016 елга кадәр төзелгән йортлар. Программага район үзәгенең Титов урамында төзелгән аренда торагыннан башка барлык йортлар керә, - диде әлеге эшләрне оештырып йөрүче Торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов.

Моңа кадәр  эшләрнең  план-схемалары, документлары әзерләнгән, подрядчылар билгеләнгән. Осталар эшне шушы көннәрдә Совет урамындагы  48 йорт тирәсендә башлады.

-Биредә яшәүчеләр яңгыр, пычрак, кар сулары подъездларга керә, дип зар белдергән иделәр. Шунлыктан  подрядчы оешма мондагы биегәйгән  ишегалды юлының  өсле катламын тирән итеп, берәр метр тирәнлектә кырып алып, ком, вак таш җәйде. Хәзер аның кырына бордюрлар салып, юлны асфальтлаячаклар. Монда яшәүчеләргә биш-алты машина сыярлык парковка, чүп түгү контейнерлары урнаштыру мәйданчыгы ясала һәм яктырткычлар өчен берничә багана утыртылачак. Җәяүлеләр өчен яңа юл да сузыла, - ди Мәсхүт Хөсәенов. - Бу йорттан кала, быел район үзәгендә күл янәшәсендә тагын  биш - Совет урамындагы 36, 38, 40, 42, 44 нче йортлар ишегалларында  шуңа охшаш эшләр башкарылачак. Кайдадыр керләр киптерү урыны, эскәмияләр дә кирәк. Әлеге гамәлләр барысы да шунда яшәүче халык белән киңәшләшеп эшләнә.     

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев