Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Быел Чирмешән районында кар былтыргыдан ике тапкыр диярлек азрак яуган

Быелгы кыш явым-төшемнәргә саранрак булды, халык зәмһәрир суыкларны да тоймады.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән гыйнвар ахырына алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, көньяк-көнчыгыш Кама аръягы зонасында кар тиешле нормадан азрак яуган. Безнең районда кар катламы әлегә 3-24 сантиметр (норма 18-36 сантиметр) тәшкил итә. 2019 елда ул 35-62 сантимерга җиткән.

-Кар күп булмаса да, җир катламының туңу тирәнлеге 29-47 сантиметр гына (былтыр 50-80 сантиметр  булган), - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Рәдиф Гайнуллин. - Әлегә уҗым культуралары яхшы кышлый, аларга куркыныч янамый.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев