Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Быел Чирмешән районында ике яңа мәдәният учреждениесе төзелә

Светлогорский авылында “Мәдәният” милли проекты кысаларында 50 тамашачыга исәпләнгән клубның түбәсен каплый башлаганнар.

Объектны быел файдалануга тапшыру планлаштырыла.

- Биредә төзелеш эшләре белән бер үк вакытта территориядә төзекләндерелә, аның тирәсендә агач-куаклар утыртылачак. Бу эштә районның мәдәният хезмәткәрләре актив катнаша, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы Рузилә Минхәерова. – Клубның үз котельные да булачак. Мәдәният учагы барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Монда заманча уен комплексы, кәмит белән балалар мәйданчыгы ясау да планга кертелгән.

Сүз уңаеннан, бу поселокта кайчандыр клуб бинасы булган, ләкин узган гасырның 70 нче еллары ахырында анда янгын чыккан. Аннан соң клубны әле бер бинада, әле икенчесендә ачалар. Соңгы 20 елда ул леспромхозның элеккеге ашханә бинасында урнашкан. Билгеле, биредә бернинди дә шартлар юк.

Поселокта 15 йортта 35 кеше гомер кичерә. Монда төрле милләт халкы яшәсә дә, бөтен бәйрәмнәрне бергә җыелышып үткәрәләр. Авылда клуб бинасы турында күптәннән хыялланалар.

Быел көз Бәркәтә авылы мәдәният йортында да “өй туе” уздырырга планлыйлар. 400 квадрат метрлы бина  “2020 елда мәдәният объектларында төзелеш һәм капиталь ремонт” республика программасы буенча төзелә. Проект буенча, 100 кешелек тамаша залы ясалачак.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев