Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Быел Чирмешән мәктәпләренә сигез яшь белгеч эшкә урнашты

Быел районда 186 сабыйның тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүе көтелә. Кызганыч, Түбән Кармалка, Сосновка, Девичья Поляна, Югары Чегодай авылларында беренче сыйныфларга килүче балалар юк.

Утыз Имән, Кармыш, Түбән Кәминкә, Казанка мәктәпләрендә беренчедә - нибары берәр, Югары Кармалка, Лагерка, Кара Чишмә, Югары Кәминкә, Ульяновка мәктәпләрендә икешәр укучы булуы көтелә.

Чирмешәндә узган традицион укытучылар конференциясендә бу хакта аерым әйтелмәде. Дөрес, район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова үз докладында билгеләп үткәнчә, башлангыч мәктәпләрдә сыйфатлы белем алу өчен уңайлы шартлар бар. Ләкин ул шартлар берничә елдан соң кемгә кирәк булыр икән?! Районда туучылар саны елдан-ел кими бара, димәк укучылар саны да азая.

Мөгаллимнәрнең пленар киңәшмәсе “Чирмешән районы мәгариф системасының үсеш перспективалары һәм төп юнәлешләре” дигән тема буенча узды. Милли тәрбиягә аеруча басым ясалды.

19 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә һәм мәктәп каршындагы 8 мәктәпкәчә төркемдә 674 бала тәрбияләнә. Сабыйларга ана телдә белем алу өчен барлык шартлар да булдырылган.

Бүген районда 14 урта, 11 төп мәктәп һәм 1 башлангыч мәктәп – балалар бакчасы исәпләнә. Район мәктәпләрендә 2070 укучы белем ала, 568 педагогик хезмәткәр эшли.

11 мәктәптә 502 укучы - татар, алтысында  359 кыз һәм малай чуваш телендә белем алалар. Узган уку елында беренче һәм икенче Чирмешән мәктәпләрендә тәрбия эшләре татар телендә генә алып барыла торган 1нче сыйныфлар ачылган. Быел Чирмешән лицеенда беренче сыйныфларның берсендә татар телендә белем бирергә ниятлиләр.

Район мәгариф бүлеге начальнигы үз чыгышында бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә дә тукталды. Узган ел белән чагыштырганда, күрсәткечләр яхшырак, хәтта кайберләре республика нәтиҗәләреннән дә югарырак. 11 сыйныфны тәмамлаган 11 укучыга “Укудагы уңышлары өчен” медале тапшырылган.

Кадрларга килгәндә, Ольга Владимировна әйтүенчә, мәгариф учреждениеләре, нигездә, кадрлар белән тәэмин ителгән, ләкин соңгы берничә елда математика һәм физика укытучыларына ихтыяҗ нык сизелә.

Сүз уңаеннан, быел районга кайткан сигез яшь белгеч арасында математика укытучысы да бар - Энже Мөхсинова Югары Кәминкә һәм Кара Чишмә балаларына белем бирәчәк.

Ә Чирмешән лицеена берьюлы ике яшь педагог кайтты. Икесе дә үзебезнең район кызлары, укытучылар гаиләсеннән. Динә Гыйнванова - биология һәм химия, Илүзә Миргалимова башлангыч сыйныфларда укытачак.

-Безнең гаиләдә укытучылар бик күп: әти, әби, әбинең әнисе, ә апам Илназ, ул Югары Кәминкә мәктәбендә укыта – барысы да әлеге һөнәр вәкилләре. Мин дә  педагог булырга хыялландым, ул тормышка ашты, - ди Илүзә Илдар кызы.

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү идарәсе начальнигы Лилия Әхмәтҗанова да мәктәпләрдә туган телне укыту мәсьәләсенә тукталды.

-Районыгызда татар, чуваш телләрендә белем бирүче мәктәпләрнең булуы сөендерә, - диде үз чыгышында Лилия Марсовна. – Әмма, күргәнебезчә, район үзәгендә балаларны татар сыйныфларына, төркемнәргә  туплау буенча проблема бар. Яңа уку елында башлангыч сыйныфларда яңа стандартлар кертелә, моның өчен яңа китаплар да кайтты, татар балалары татар телен туган тел буларак өйрәнәчәкләр. Башка милләт балалары аны дәүләт теле буларак укыячаклар.

Конференциядә катнашкан муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов та педагогларны яңа уку елы белән котлап, авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.

-Бүген татар теле турында сүз күп булды. Минемчә, Чирмешән лицее тулысынча татар телендә белем бирүгә күчәргә кирәк, -  диде район җитәкчесе.

Бүген, матур гадәт буенча, лаеклы ялга китүче,  ел дәвамында уңышларга ирешкән укытучыларны сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр, намуслы хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырдылар.

фото: автор

Чирмешәндә укытучыларның август киңәшмәсе узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев