Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәдә янгын депосы ачылды

Агымдагы елның үткән тугыз аенда район территориясендә 14 тапкыр ут чыгу очрагы теркәлгән. Янгын сүндерүчеләргә узган чорда Чирмешән, Девичья Поляна, Утыз Имән, Урманасты Үтәмеш, Иске Кади авылларына чыгарга туры килгән. Янгыннарны сүндерергә чирмешәндәге 135нче частенә, Ульяновкада, Күтәмәдә урнашкан янгын подразделениеләре дә ярдәм итә. Хәзер инде аларга Бәркәтәдә урнашкан ТР янгынга...

Агымдагы елның үткән тугыз аенда район территориясендә 14 тапкыр ут чыгу очрагы теркәлгән.


Янгын сүндерүчеләргә узган чорда Чирмешән, Девичья Поляна, Утыз Имән, Урманасты Үтәмеш, Иске Кади авылларына чыгарга туры килгән. Янгыннарны сүндерергә чирмешәндәге 135нче частенә, Ульяновкада, Күтәмәдә урнашкан янгын подразделениеләре дә ярдәм итә. Хәзер инде аларга Бәркәтәдә урнашкан ТР янгынга каршы хезмәтнең аерым бүлеге дә кушылачак.

Яңа янгын депосы ачылу бәркәтәлеләр өчен генә түгел, район өчен дә зур вакыйга.

Бу пост алты авыл җирлегендә урнашкан 14 торак пунктның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк. Монда ике янгын машинасында алты кеше хезмәт куя.

Авылда элек тә янгын сүндерүчеләр бар иде. Алар су сыешлыгы куелган җигүле атлар белән кизү тордылар,- дип искә алды үткән елларны хезмәт ветераны Наил Җамалиев. - Авыл урамнарын әйләнеп, карап йөриләр иде. Соңрак янгын сүндерү автомобиле кайтты. Бүгенге янгын депосын да бит элеккеге бина нигезендә күтәрделәр. Кызганыч, авылда янгыннар булып тора шул. Үзебез дә 1995нче елны "янып беттек". Бүген мондый янгын бүлегенең авылда ачылуына шатланабыз билгеле.

Янгынга каршы хезмәтнең аерым посты ачылуы уңаеннан оештырылган тантанада район башлыгы Наил Зарипов, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаэль Мотыйгуллин да катнашты.

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә ДЕПО

2
X