Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәдә төзелүче мәдәният йортының сәхнәсен генә ясыйсы бар

Бәркәтәдә төзелүче яңа мәдәният йортын атна-ун көн эчендә файдалануга тапшырырга мөмкиннәр.

Әлеге объектта төзелеш ахырына якынлаша, нигездә, эш 100 урынлы тамаша залында гына калып бара – сәхнә ясыйсы, идән җәясе генә.

Бинага җылы да җибәргәннәр, су линиясе тартканнар, электр үткәргечләр дә сузылган, ишек һәм тәрәзәләр куелган.

- Тамаша залына куярга урындыклар да әзер, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. - Язуларга да заказ бирелде.

Тышкы якта эш беткән инде. Сукмакларга – брусчатка, юлга асфальт җәйгәннәр, челтәр койма бастырганнар, хәтта, туфрак җәеп, агач үсентеләре утыртканнар.

Бәркәтә мәдәният йорты “Социаль һәм инженерлык инфраструктурасын төзү һәм капиталь ремонтлау“ республика программасы буенча төзелә. Аны, өлгерсәләр, ноябрь башларында, киләсе атнада ук ачмакчылар.

Мәдәният йортының элеккеге бинасын да ябарга җыенмыйлар, хәзергечә, китапханә анда эшлиячәк, бер залны спорт белән шөгыльләнү өчен җиһазларга, хәтта авыл музее ясарга да телиләр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев