Бәркәтәдә төзелүче мәдәният йорты быел ук ачылачак
Бәркәтәдә төзелүче яңа мәдәният йорты бинасының стеналарын өяләр. Озакламый түбә эшләренә керешерләр.
17 миллион сумга “Мәдәният” республика программасы буенча төзелүче бина 100 тамашачы-урынга исәпләп салына. Биредә китапханәгә, музейга да урын табылачак.
Мәдәният йорты быел ук ачылырга тиеш.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев