Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәдә кыяр җыялар

Бәркәтә авылында яшәүче Азат һәм Әлфинур Шәһитовлар инде берничә ел элек бакчаларында теплица бастырып, кыяр үстерәләр. Теплицаны 2011 елның кышында ясый башладык, - ди йорт башлыгы Азат. - Әүвәл Шенталага барып бер таныш абзыйның теплицасын карадым. 8гә 23 метр зурлыкта теплица бастырдык. Гомуми бәясен санасаң, ул 75 мең сумга төште....

Бәркәтә авылында яшәүче Азат һәм Әлфинур Шәһитовлар инде берничә ел элек бакчаларында теплица бастырып, кыяр үстерәләр.

Теплицаны 2011 елның кышында ясый башладык, - ди йорт башлыгы Азат. - Әүвәл Шенталага барып бер таныш абзыйның теплицасын карадым. 8гә 23 метр зурлыкта теплица бастырдык. Гомуми бәясен санасаң, ул 75 мең сумга төште. Беренче елны 80 мең сумлык кыяр саттык. Шулай итеп 5 мең сумлык табыш алдык.
Быел Шәһитовлар кыярны 1 февраль көнне утыртканнар. Беренче уңышны 18 мартта җыеп алганнар. Кыяр орлыгын алар Самарадан барып алалар. "Герман" һәм "Маша" сортларына өстенлек бирәләр. Кыярларын авылда да бик теләп алалар, күрше авылларда да бу яшелчәгә ихтыяҗ бар.
Узган елны ике тонна кыяр сатып, Шиһаповлар 140 мең сумга якын акча эшләгәннәр. Быел да уңыш яхшы күренә. Әүвәл көн саен 40ар килограмм кыяр җыйганнар, хәзер 25-30 килограмм чамасы.
-Эшләсәң була, эшләмәсәң юк, - ди хуҗа. - Кыяр үстереп байый алмыйсың, ләкин ач та тормыйсың. Билгеле, мәшәкате дә күп. Әүвәл утын әзерләргә кирәк. Әйтик, без быел дүрт арба утын кисеп-ярып куйган идек, бу запас бетеп килә. Тирес кертергә, ел саен туфрагын яңартырга кирәк. Чүптән арындырырга, суын сибәргә. Әле тычканнар ияләшә, бер карыйсың кырмыскалар басып ала.
Аннан соң бит һәр эшнең җаен да белергә кирәк. Мин яшьтән үк бу шөгыльгә алынырга теләгән идем. Рәхәтләнеп эшлим. Монардан күңелемә ниндидер бер тынычлык табам.
Булганнан бар да була диләр. Шәһитовлар ике сыер да асрыйлар. 60 гектарга якын җирләре бар, аны эшкәртү өчен техникасы да йортларында тора. Азат үзе нефтьче, хатыны мәктәптә эшли. Зур хуҗалыкны алып барырга да вакыт табалар. Балалары да әти-әниләренә бик нык булышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан