Бәркәтә мәктәбенә дүрт авылдан килеп укыйлар
Быел әлеге мәктәптә укучылар саны арткан. Бу уку елында биредә 79 (былтыр – 73) укучыга 18 укытучы белем бирә.
Яңа уку елында Бәркәтәгә дүрт авылдан 29 бала килеп укый. Түбән Кәминкә, Кара Чишмә, Туймәт, Чумачка авылларыннан аларны ике автобус йөртә.
-Безгә күрше авыллардан 10-11 класслар гына түгел, 5-9лар да килә. Балаларны автобус иртән автобус барып ала, дәресләрдән соң кайтарып куя, укытучылар озатып йөри, - ди мәктәп директоры Рәшит Гыйнванов. - Укытучыларыбызның да дүртесе күрше авыллардан килеп эшли. Математика-информатика укытучысы белән проблема бар, бу фәннәрне бер укытучы укыта, тик тагын бер математик артык булмас иде.
Бу уку елында 11нче һәм 1нче класста да - дүртәр укучы. Чыгарылыш классында - бары егетләр генә, аларның икесе Туймәттән килеп укый.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев