Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтә мәчете янкормасын читтә һәм авылда яшәүчеләр бергәләп төзиләр

31 ел элек төзелгән дин йортының янкормасын блоклардан күтәргәннәр, инде түбәсен ябарга әзерләнәләр. Пила материаллары, калай да алынган.

Мәдрәсә һәм ифтар ашлары үткәрү өчен бик кирәк бу янкорманы читтән һәм Бәркәтәдә яшәүче авылдашлар көче белән төзиләр. Кем күпме булдыра ала, акчалата булыша, кемдер өмәләргә килә.

-Кайсындыр аерым язу кирәкми, бөтенесенә Аллаһының рәхмәте яусын, - диде әлеге изге эшне оештырып йөрүчеләрнең берсе Камил Минхәеров.

Быел бинаны түбәле итеп, аннары эчке яктагы эшләргә тотынырга телиләр. Мөмкинлеккә карап, киләчәктә янкорманы сайдинг белән тышламакчылар.

-Янкорма төзү хакында узган елдла ук план корылган иде, - диде Илдар Абдуллин. – Аның идеясе мәчет имамы Рәфкать Хәкимовныкы. Кызганыч, эшнең ахырын күрә алмады, ул бер атна элек, әле яшисе дә яшисә чагында, вафат булды, урыны оҗмахта булсын.

Элек Бәркәтәдә өч мәчет, мәдрәсә дә эшләгән, диләр.

Шушы көннәрдә мәчет янкормасы төзелешендә тагын бер зур өмә үткәрмәкчеләр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев