“Безнең Чирмешән” газетасын бүләк итүчеләрнең үзләрен бүләкләделәр
2025 елның 1 нче яртыеллыгында 55 якташыбыз район яңалыкларын бүләк газетадан укый.
Районда төрле тармакларда хезмәт куйган ветераннарга, авыррак хәлдә яшәүче гаиләләргә “Безнең Чирмешән” газетасын юмарт якташларыбыз бүләк итте. Әйтик, район башлыгы Рамил Айбатов әлеге басманы 2025 елның 1 нче яртыеллыгына ундүрт якташыбызга яздырды. “ЧИРМЕШӘНАГРО-
ХЕЗМӘТЛӘРЕ” җитәкче Рафаэль Шакиров та ун авылдашын шушылай сөендерде.
“Подписка бүләк ит!” акциясенә, бик зур рәхмәт аларга, башка җитәкчеләр дә, читтә яшәүче райондашларыбыз да кушылды. Бу атнада район җитәкчеләренең эш планеркасында “Безнең Чирмешән” газетасы баш редакторы Марат Гомәров аларга “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең һәм район газетасы редакциясенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Сүз уңаеннан, әйтик, 1 нче апрельдән районда 2025 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе старт ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев