Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

"Безнең Чирмешән" газетасында 45 ел элек нәрсәләр турында язганнар

Газета битләрендә - район тарихы

45 ел элек

Шикәр чөгендерен дәүләткә ташуны тизрәк төгәлләү өчен игълан ителгән удар ункөнлеккә кушылып, “Победа” колхозының күп кенә механизаторлары һәм шоферлары зур дәрт белән эшлиләр... Чөгендер кабул итү пунктына 21170 центнер шикәр чималы озатылды инде.

“Ленин юлында” - 16 ноябрь, 1973 ел саны.

 

Көтүлекләр янындагы вак елгаларда мул су запасы булдыру өчен плотиналар төзелә. Бу эш 17 номерлы Шешминка механикалаштырылган күчмә колонна мелиораторлары көче белән башкарыла.

“Ленин юлында” - 21 ноябрь, 1973 ел.

 

Узган ел без яңа мәктәптә укый башладык. Иркен, җылы һәм якты классларда дәрес тыңлавы – үзе бер шатлык (Әккәрәй авылыннан килгән хаттан өзек – ред.).

“Ленин юлында” - 28 ноябрь, 1973 ел.

 

Киров исемендәге колхоздан терлекчелек алдынгысы Гөлсем Галләмова “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены белән бүләкләнде.

“Ленин юлында” - 30 ноябрь, 1973 ел.

 

40 ел элек

Әмир авылындагы шикәр чөгендере кабул итү пунктында “таулар” хасил булды. Аларга карап районыбыз чөгендерчеләренең хезмәтенә тирән соклану уяна. Пунктның үз уңганнары бар. Роза Заһретдинова һәм Наилә Нуретдинова (Әмир авылы) берничә сезон рәттән чимал кабул итүдә катнашалар.

“Ленин юлында” - 3 ноябрь, 1978 ел.

 

Районның 10460 кешесе саклык кассаларына акча сала. Бүген анда район хезмәт ияләренең 9854946 сум акчасы саклана.

“Ленин юлында” - 6 ноябрь, 1978 ел.

 

Иске Элмәле сигезъеллык мәктәбеннән бер төркем укучылар ВЛКСМ членнары сафына басты. Алар үзләрен комсомол исемен йөртергә лаеклы булуларын күрсәттеләр.

“Ленин юлында” – 24 ноябрь, 1978 ел.

 

35 ел элек

128 номерлы күчмә механикалаштырылган колоннаның уңган төзүчеләре яңа корылма - дәүләт банкының район бинасында штукатурлау эшләрен Октябрь бәйрәменә төгәлләргә сүз бирделәр. Аларның эшләре сүзләреннән аерылмады.

“Ленин юлында” – 6 ноябрь, 1983 ел.

 

17 ноябрьдә район үзәгенең үзәк котельныенда өч казан газ белән эшли башлады. Ә бер көн элек район үзәк больницасы котельные газ белән ягуга тоташтырылган.

“Ленин юлында” - 18 ноябрь, 1983 ел.

 

Иске Кади урамнарында кирәксә-кирәкмәсә дә автомашиналар, тракторлар йөри. Урамнар казылган, адым саен күлләр хасил була. Йөрерлек түгел. Ярый әле кар ява, ул гына чокыр-чакырны тигезли, яшерә (редакциягә килгән хаттан – ред.).

“Ленин юлында” - 19 ноябрь, 1983 ел.

 

30 ел элек

“Агропромхимия” район берләшмәсе механизаторлары басуларның гектар көчен арттыру өчен, “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозында пар җирләренә органик ашлама чыгаралар.

“Ленин юлында” - 2 ноябрь, 1988 ел.

 

Ел башыннан Чирмешән кирпеч заводында 3,5 миллионга якын данә кирпеч сугылды.

“Ленин юлында” – 6 ноябрь, 1988 ел.

 

Агымдагы елның тугыз аенда җитештерелгән барлык сырның 89,3 процентын югары сортлы ясап, Чирмешән май-сыр заводы республика күләмендә призлы урыннарның берсен яулады.

“Ленин юлында” - 6 ноябрь, 1988 ел.

 

“Новый путь” колхозында алдынгы механизатор Виктор Дормидонов гаиләсе өчен йорт төзү тәмамланып килә. Ул щитовой өй, кирпеч белән әйләндереп алынган.

“Ленин юлында” - 16 ноябрь, 1988 ел.

 

Өч елда районда 3 мәктәп, 6 балалар бакчасы һәм яслесе, 13 медицина профилакторие, 3901 квартира (йорт) салынды.

“Ленин юлында” - 25 ноябрь, 1988 ел.

 

25 ел элек

Узган атнада, җомга көнне Кара Чишмә авылында мәчет ачылды. Шулай итеп районыбызда мәчетләр саны 11 гә җитте.

“Безнең Чирмешән” - 6 ноябрь, 1993 ел.

 

Чирмешән кибетләрендә күптән түгел килограммы 250 сумга карабодай ярмасы күргәч, читтән килгән кайберәүләрнең исе китте: бигрәк юнь. Шуңа да ярманы бик тиз алып бетерделәр.

“Безнең Чирмешән” - 3 ноябрь, 1993 ел.

 

Туймәт авылында 65 йортны челтәр газына тоташтыру өчен газүткәргеч линияләр, техник документлар әзер.

“Безнең Чирмешән” – 3 ноябрь, 1993 ел.

 

Чирмешәндәге ягулык салу станциясендә җәй буе ягулыкка кытлык булмады, әмма бүген станциядә бензин запаслары юк дәрәҗәсендә, шуңа күрә аны чикле күләмдә җибәрәләр.

“Безнең Чирмешән” - 6 ноябрь, 1993 ел.

 

20 ел элек

Шикәр заводларына район хуҗалыкларыннан 18 мең тоннага якын чөгендер озатылган.

“Безнең Чирмешән” - 4 ноябрь, 1998 ел.

 

Быел көз район үзәк больницасы эшчеләре үз территорияләрендә 400 дән артык чыршы, каен, чия үсентеләре утырттылар.

“Безнең Чирмешән” – 12 ноябрь, 1998 ел.

 

Чирмешән май-сыр заводында хәзер көненә уртача 350 килограмм май һәм өсте алынмаган сөт продукциясе җитештерелә.

“Безнең Чирмешән” - 18 ноябрь, 1998 ел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X