Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе үз ветераннарын хөрмәтләде

Агачлар алтын төскә кергән чакта чигәләре көмешләнгән кешеләребезне, үзләренең гомерләрен газета чыгаруга багышлаган хезмәттәшләребезне бәйрәм белән котлау матур гадәткә әйләнде.

Аллага шөкер, озак еллар район газетасы редакциясендә, типографиядә эшләп пенсиягә киткән 17 хезмәттәшебез исән-сау гомер итә. Шунысы куанычлы, лаеклы ялда булсалар да, өчесе әле дә безнең сафларда.

Без Өлкәннәр көнендә аларны өйләренә барып тәбрикләдек, күчтәнәчләр тапшырдык.

Иң өлкән ветераныбыз Наилә апа Дәүләтшинага 86 яшь. Ул әле дә җитез хәрәкәтле, бакчасында яшелчәсен дә үстерә, өй алды чәчәкләргә күмелгән, йорты урамга ямь биреп тора, ишек алдында тавыклары җим чүпли.

Наилә апа 33 ел типографиядә хәреф җыючы булып эшли, һәр көнне Түбән Чегодай авылыннан Чирмешәнгә җәяүләп йөри ул эшкә.

-Ходайга шөкер, авырлыкларны күп күрдек, салкын типографиядә хәреф җыйганда куллар өши иде, - дип ул елларны искә төшерде ветеран. - Җәяүләп йөрү дә файдага булгандыр, сәламәтлегемнән  зарланмыйм. Типографиядән пенсиягә китсәм дә, редакция хезмәткәрләре мине онытмый, һәр елны бәйрәм белән котлыйлар, бүләкләр китерәләр. Аларга рәхмәтем чиксез.

Ветераннарыбыз безне көтеп алалар, чәчләре чаларса да, аларның йөрәкләре яшь. Кыска вакытка гына очрашсак та, күп хәтирәләр яңара.

25 ел редакциядә тәрҗемәче булып эшләгән Анна Суворова да элек эшләгән елларын сагынып искә ала.

17 яшеннән, инде 51 ел редакциядә хезмәт куючы Евгений Ромин бүген дә сафта, алыштыргысыз журналист, “аяклы тарих” дисәк тә һич артык түгел. Аның кебек һөнәренә тугры кешеләр бик сирәк була.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X