Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Без бу хакта язган идек

45 ел элек

Районда яшәүчеләр соңгы өч елда 188 мең сумлык өй җиһазы, 516 телевизор, 245 кер юу машинасы, 76 данә төрле маркадагы мотоцикллар һәм мотороллерлар, 55 “Жигули” машинасы сатып алдылар.

Хәзер районда 93 кибет, 25 мәктәп буфеты, 5 ашханә, 4 икмәк пешерү йорты эшләп тора, аларда 530 кеше хезмәт куя.

“Ленин юлында” – 11 сентябрь, 1974 ел.

Чапаев исемендәге колхозда (Иске Котыш – ред.) ДТ-75 тракторында эшләүче Виктор Разин сменага 7,2 гектарда җирләрне туңга сөреп, норманы шактый арттырып үтәде.

“Ленин юлында” – 14 сентябрь, 1974 ел.

“Новый путь” (Лагерка авылы - ред.) колхозында 140 гектар мәйданда үстерелгән шикәр чималының соңгы гектарлары алына.

“Ленин юлында” – 20 сентябрь, 1974 ел.

35 ел элек

Яңа уку елы Иске Котыш халкы һәм укучылары өчен истәлекле булачак – биредә 320 урынга яңа мәктәп ачылачак.

“Ленин юлында” – 1 сентябрь, 1984 ел.

Бүген районда 15 балалар бакчасына 730 бала йөри.

“Ленин юлында” – 1 сентябрь, 1984 ел.

Быел 47 яшь белгеч – укытучылар үз районыбызга эшкә кайтты.

“Ленин юлында” – 1 сентябрь, 1984 ел.

Август аенда район сыер савучылары арасындагы ярышта беренче-икенче-өченче урыннарны “Красный Октябрь” колхозыннан М.Разукова, З.Ларионова,М.Калмыковалар яуладылар. Алар 658-643-594 килограмм сөт савып алдылар.

“Ленин юлында” – 29 сентябрь, 1984 ел.

25 ел элек

Чирмешәндә мөселман зираты өчен урын бүлеп бирелде. Хәзер шушы зиратның кырыйларын тотып алу өчен материаллар туплау бара.

“Безнең Чирмешән” – 1 сентябрь, 1994 ел.

Быел районда 38 урта, тулы булмаган урта, башлангыч мәктәптә 3467 бала укыр дип көтелә, 330 сабый беренче класска килә.

“Безнең Чирмешән” – 1 сентябрь, 1994 ел.

Район хәзерләүләр конторасына һәр көнне уртача 50-60 тонна суган килеп тора. Бу төр продукцияне иң күп тапшыручылар - Кара Чишмә, Бәркәтә, Кармыш авылларыннан.

“Безнең Чирмешән” – 3 сентябрь, 1994 ел.

Чирмешәннең көньяк ягындагы авыл мәдәният йорты каршында Ленин һәйкәле инде озак еллар басып тора, әлегә чаклы аңа тиюче юк иде. Күптән түгел һәйкәлнең түбәсенә иске чиләк каплаганнар. Менә без нигә сәләтле дә, менә без нинди тәртипле!

“Безнең Чирмешән” – 10 сентябрь, 1994 ел.

“Сельхозхимия”нең район берләшмәсе үзенең бик авыр финанс хәлен җиңеләйтү юлларын эзли, әйтик, төрле машиналарга резина көпчәкләр, калын пленка һәм башка әйберләр саталар яки төзелеш материалларына алмаштыралар.

“Безнең Чирмешән” – 10 сентябрь, 1994 ел.

“Октябрьнең 50 еллыгы” кооперативлар ассоциация-сендәге (Лашман - ред.) кайбер халык төзелеш материалларына аптырап тормаган, дуңгызлар фермасына гына юл алган һәм бинаның түбәсеннән шиферларын сүтеп, аны төяп үк киткәннәр.

“Безнең Чирмешән” – 10 сентябрь, 1994 ел.

Ильич исемендәге колхозда җирләрне туңга сөрүдә Дмитрий Симухин барысыннан да өлгер эшли, “Кировец”та һәр көнне 15-20 гектарда җир эшкәртә.

“Безнең Чирмешән” – 24 сентябрь, 1994 ел.

 

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев