Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бер авариядә – өч мәет

7 июль көнне район территориясендә булган авариядә өч яшь кешенең - якташларыбызның гомере өзелде. Шул көнне иртәнге 3 сәгатьтә Нурлат-Кузай юлының Девичья Поляна - Ульяновка чатында ВАЗ-21140 автомобиле шоферы Денис Дютин төп юлдан килүче "Мерседес-Бенц" машинасына юл бирми һәм аңа килеп бәрелә. Нәтиҗәдә "Жигули" пассажирлары: 1994нче елгы Татьяна Малая (Ульяновка)...

7 июль көнне район территориясендә булган авариядә өч яшь кешенең - якташларыбызның гомере өзелде.

Шул көнне иртәнге 3 сәгатьтә Нурлат-Кузай юлының Девичья Поляна - Ульяновка чатында ВАЗ-21140 автомобиле шоферы Денис Дютин төп юлдан килүче "Мерседес-Бенц" машинасына юл бирми һәм аңа килеп бәрелә. Нәтиҗәдә "Жигули" пассажирлары: 1994нче елгы Татьяна Малая (Ульяновка) һәм Иван Портнов (Яңа Элмәле) шунда ук һәлак булалар. Тән җәрәхәтләре алган машина шоферының да гомере өзелгән.

"Мерседес"ның пассажирларын: бертуган Хәйруллиннарны (Түбән Кама шәһәреннән) авыр тән җәрәхәтләре белән район үзәк больницасына озаталар. Әлеге машинаны йөртүче бу авариядә җиңелчә яралана.

Сүз уңаеннан, авариядә гаепле, Ульяновка авылында 1988нче елда туган Денис Дютин 2011нче елны ук йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән. 2012нче елны гына да аны хокук бозулар өчен ике тапкыр административ кулга алган булганнар.

Гомерләре өзелгән якташларыбызның якыннарына сабырлык телибез, ә башкаларны уяулыкка чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фажига