Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бай әби

Түбән Чегодай авылында гомер итүче Мәхтүмә әби Рафиковага 95 яшь тулды. Шул уңайдан якташыбызны Россия Президенты Владимир Путин да котлаган. Мәхтүмә әбигә Президент хаты белән бергә чәчәкләр бәйләме, җылы юрган, мендәр һәм күчтәнәчләр тутырылган пакет тапшырдылар. Әлеге бүләкләрне муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе...

Түбән Чегодай авылында гомер итүче Мәхтүмә әби Рафиковага 95 яшь тулды.


Шул уңайдан якташыбызны Россия Президенты Владимир Путин да котлаган. Мәхтүмә әбигә Президент хаты белән бергә чәчәкләр бәйләме, җылы юрган, мендәр һәм күчтәнәчләр тутырылган пакет тапшырдылар. Әлеге бүләкләрне муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева, район социаль яклау бүлеге җитәк-чесе Рушания Әхмәдуллиналар юбилярның өенә үк илтеп бирделәр.

Бик яшьли әти-әнисез калып ятимлек ачысын татыса да, ачлык, колхозлашу, сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр елларны кичерсә дә, Аллага шөкер, үз яшенә күрә, Мәхтүмә әбинең исәнлеге яхшы: күзләре дә әйбәт күрә, колагы да ишетә. Бүләкләрне алгач ул күз яшьләрен тыя алмады. Мондый хөрмәт, игътибар өчен чиксез рәхмәтләрен, изге теләкләрен җиткерде.

- Ходайга шөкер, өйдә әни үз кирәгенә йөреп тора, биш вакыт намазын да калдырмый, - ди кызы Мәкъбулә апа Хөббәтуллина.

Мәхтүмә әби тумышы белән Иске Үтәмеш авылыннан, бүген ул кызы Мәкъбулә тәрбиясендә яши. Йөзне ваклаучы әби 9 бала тәрбияләп үстергән, бүген аларның 7се исән. Кызганыч, Мәхтүмә әбинең ике баласы вафат.

Ул иң бай әбиләрнең берседер - 17 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар. Аның иң олы баласына да 75 яшь тула.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Мәхтүмә әбигә Президент хаты

2
X