”Балкыш” республика фестивале Чирмешәнгә килде
Быел “Балкыш” республика фестиваленең икенче туры, коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, үзенчәлекле форматта уза.
Февраль аенда районда, сайлап алу турында 29 коллектив - 215 кеше катнашкан, шулар арасыннан иң яхшылар сайланган.
Алтынчы республика фестиваленең икенче турына узган талантлы райондашларыбызның чыгышларын видеога яздырып алдылар.
Өлкәннәр арасында үзешчән сәнгать осталарын ачыклау, аларның талантларын барлау максатында оештырылган “Балкыш” фестиваленең икенче турына чирмешәнлеләр биш концерт номеры тәкъдим иттеләр. Иске Элмәле мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ивушка” халык вокаль ансамбле - “Мельница” җырын, шул ук мәдәният йортыннан Вера Захарова “Завалинка” җырын башкарды. Район мәдәният йортының “Ветеран” вокаль ансамбле жюри хөкеменә - “За тихой рекою”, әлеге ансамбльнең аерым башкаручысы Надежда Дерябина “Льются песни крылатые” җырларын тәкъдим иттеләр. “Умырзая” халык фольклор ансамбле ветераннары башкарган татар халкының “Алтын-көмеш” җыры да видеога яздырылды.
Иң яхшылар “Балкыш” - “Сияние” фестиваленең финалына узачак.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев