Авыл җирлекләрендәге җыеннарда урам юлларын яхшыртуны сорыйлар
Инвестор пай өчен бер төрле бәядән түләячәк
-Әйе, урам юлларын норматив хәлгә китерү кирәклеге хакында еш мөрәҗәгать итәләр, - диде муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов. -Бу эшне бик тиз башкарырга ышандырмыйбыз, бөтенесе финанслауга бәйле. Юллар төзү кыйммәт хәзер, шуңа күрә урам юллары ремонтын да мөмкинлектән чыгып, чиратлап, юлларның торышын бәяләп башкарачакбыз. Күперләрне яхшырту проблемасын да беләбез, аның буенча да эшлибез.
Урам юлларын төзәтү темасы Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә узган җыенда да күтәрелде: Мордва Афонькәсенең Кооперативная, Лагерканың Гагарин урамнары юлларын норматив хәлгә китерүне сорадылар. Җирлектәге урам юллары озынлыгы 9 километр, шуның 2,9 километры ташсыз, асфальтсыз. Лагеркадагы күперне капиталь ремонтлау өчен проект ясала икән, димәк, анда якын елларда төзүчеләр килер дигән өмет бар.
Районда пайчыларга түләү суммасы ник бер төсле түгел? “БИО-АГРО” җәмгыяте вәкиле бу сорауга шунда ук җавап бирде: пайлар өчен бәя бер үк күләмдә булачак. Лагеркада шәхси хуҗалыклар сөтенә түләү суммасын да кимсенәләр. Фикер алышкач беленде: монда да бер килограмм сөтне 30 сумнан сатып алалар, шуның 2 сум 50 тиене сөт җыючы өлеше. Күләм күбрәк булса, билгеле, бәя күтәрелергә мөмкин. Сөт җыючы да чыгымнар тота бит, хезмәтенә түләүгә өметләнә.
Лагеркада 2021 елда ук мәктәп бинасындагы балалар бакчасы ябылган. Сәбәбе – анда балаларны йөртми башлаганнар. Авылда балалар да юк шул, берничә генә икән. Аның бит биредәге мәктәбендә дә нибары 14 бала укый, якындагы өч-дүрт елда бу сан 8гә генә калырга мөмкин. Яшереп торасы юк, болай барса, капиталь ремонтка мохтаҗ мәктәп бинасына да ябылу куркынычы яный. Бүгенге шартларда бакчаны кабат ачу мөмкин түгел. Быел, әйтик, моңа акча каралмаган, персонал да юк.
Демографик хәл ягыннан бу җирлектә дә мактанырлык мисаллар юк.
-2022 елда ике авылга бер туй булды, балалар тумады, халык саны былтыргыдан 14кә кимеде, - диде авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев отчет чыгышында. -208 йортның 65се буш. Ике авылга бер йорт төзелә, анысы да, программа буенча булса да, акча бирелмәүлектән, тукталды.
2022 елдагыдан чүт кенә кимрәк булса да, шәхси хуҗалыкларда шактый: 136 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 62 баш сыер, 464 баш сарык һәм кәҗә, 33 дуңгыз, 10 ат, 84 баш йорт куяны, 2044 кош-корт асрала, 310 оя умарта кортлары бар.
-8 сыер, 1 үгез асрыйбыз, - ди Лагеркадан Петр Мишкин. -Былтыр 23 тоннага якын сөт саттык. Кайбер көннәрдә бездән 120шәр килограмм продукция алалар. Шул малларга елга чама белән 150 төргәк печән, 18-20 тонна фураж кирәк. 13,2 гектар пай җиребездә күпьеллык үләннәр үстерәбез, тракторыбыз, аңа тагылма агрегатлар, Газель автомашинасы да бар. Зарланмыйбыз, барына да өлгерәбез.
Сүз уңаеннан. Җыенда Петр Николаевичка истәлек бүләге тапшырдылар, башкаларга үрнәк итеп мактадылар.
Мордва Афонькәсендә, Лагеркада да чиста су проблемасы юк, диделәр. Үзсалым акчаларына, барысы 582 мең 500 сумга, урамнарны яктырту чыгымнарын каплаганнар, юлларны чистартканнар, ягулык, запас частьләр алганнар. Лагеркада һәм Мордва Афонькәсендәге тротуарлар төзелеше өчен проект документлары эшләтүгә, аңа экспертиза үткәрүгә, Лагеркадагы чишмәне төзекләндерүгә, күпер ремонтлауга, башка кайбер эшләргә дә шул акчалар кулланылган.
Җыеннарда район оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре дә катнашып, халыкка төрле мәсьәләләр буенча мәгълүмат җиткерәләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, әйтик, шәхси хуҗалыкларны төрле программаларда активрак катнашырга, субсидияләр алырга һәм эшләрен киңәйтергә өндиләр, документлаштыруда ярдәм кирәк икән, безгә килегез, диләр.
Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Газыймов мөгезле эре терлекләрне чиплаштыру-паспортлаштыру башланачагын әйтте. Бу эш әлегә бушлай булачак. Әлеге чара терлек алучы, сатучы өчен дә бик мөһим.
Полиция хезмәткәрләре мошенникларга ышанмаска, ниндидер хәбәр килү белән, башта тикшермичә, ашыгып, әллә кемнәргә акча күчермәскә кирәк, диләр.
Мордва Афонькәсендә үткән чарадан Татьяна Моисеева чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге белән кайтты. Элек мәдәният тармагында, колхозда да эшләгән ветеранны җыенда, туган көне уңаеннан, шулай хөрмәтләделәр, билгеле, ул моңа бик сөенде. Кеше күңелен күрү өчен күп тә кирәкми үзе.
Җыеннар дәвам итә.
Кадыйр Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев