Апрельдә Чирмешән авылында өч сабый туган
Бу айда районда дүрт сабый туган: өчесе - Чирмешәндә, берсе – Ивашкино авылында.
Ел башыннан район ЗАГС бүлеге 19 балага туу турында таныклык тапшырган.
Апрель аенда сабыен кулына алган иң олы әтигә – 60, иң олы әнигә 40 яшь.
2023 елның апрелендә дә дүрт бала туган булган, ә бу чорда – 16.
Быел районда дүрт айда 10 яңа гаилә барлыкка килгән, дүрт йортка әле апрель аенда гына килен төшкән.
Былтыр язның икенче аенда нибары бер пар кавышкан булган. Үткән елның бу чорында район ЗАГС бүлеге 7 парның никахын теркәгән.
Май аенда бер пар кавышырга ниятли. Ә җәйгә туйлар ешаячак: әлегә июньгә – 3, июльгә – 5, августка 6 гариза кергән.
Кызганыч, апрельдә дүрт пар кавышкан булса, шул кадәр үк гаилә таркалган да. Ел башыннан 12 пар аерылышкан.
Ә менә үткән ел бу чорда аерылышучылар саны биш кенә булган.
Бу елның дүрт аенда 88 кеше бакыйлыкка күчкән, шуларның 17се апрель аенда вафат булган.
2023 елның бу чорында авыл зиратларында каберләр саны 75кә арткан булган.
Кадрия Гамирова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев