Андреевкада су яңа линиядән килә
Бу авылда инде бер атналап чиста суны яңа линиядән алалар.
-Бу эш республика программасы буенча башкарылды, яңа линия төәзелешенә 14 миллион сум акча бирелә, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов. -3 километр арада яңа торбалар салынды. Моңа нибары ике атна вакыт җитте. Якын көннәрдә яңа су башнясы да куелачак.
-Элек суга тилмердек инде, хәзер ул көндез дә, төнлә дә яхшы килә, - ди Наталья Бесчастнова. -Өйгә кадәр торбалар сузуыбыз эшне нык җиңеләйтте.
Хәзер Казан оешмасы бригадасы Шешминкада. Биредә эш фронты күләмлерәк – 10 километр арада 30 миллион сум чамасы бәяле. Әле яңа башня да бастырмакчылар, аны китергәннәр дә. Бу авыл халкы да озакламый чиста суга кытлык сизмәс.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев