Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Андреевка авылында су челтәрләрен яңартуга керештеләр

Подрядчы оешма Казаннан. Монда дүрт кешелек бригада эшләячәк.

-Кирәкле барлык техника да китерелде, материаллар ташу дәвам итә, - ди бригадир Геннадий Ильин. -2,5 километр арада урам челтәрләре яңарачак, полиэтилен торбалар салыначак.

Төзүчеләр эшне башня ягыннан канау казудан башлыйлар. Юлны бозмаячаклар, торбалар өчен тишекне борау белән тишү каралган.

-Проект-смета документларын алдан ук әзерләп куйдык, аларга һәм экспертиза үткәрүгә дәүләт средстволары тотыла, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов.

Эшләр планлаганча барса, андреевкалылар җәй көннәрендә үк чиста суны яңа линиядән алачак.

-Кирәк иде бу эш, - ди быел 80 яшен тутырачак ветеран Иван Александрович Сидоров. -Инде 50 еллык торбалар еш тишелеп, өзеклекләр булгалый.

Сүз уңаенда Иван Сидоров хәзер файдаланылучы линияне төзүдә үзе дә актив катнашкан, кайбер урыннарда торбалар салу өчен канауны кул көче белән  казыганнар.

-Башта су чишмәдән, үз агымы белән килде. Нефтьчеләр килгәч кенә ул чыганакта су бетте, линияне башняга тоташтырдылар.

Андреевкада эшләрен тәмамлагач, мондагы осталар күршедәге Шешминкага китәчәк, анда да су челтәрен яңартырга керешәләр. Быел Чирмешәндә дә кайбер урамнарда торбаларны алыштыру планлаштырыла.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев