Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Амур ягында даруханә ачылды

Район үзәгенең Амур ягында да даруханә ачтылар. Бу якта ул беренче. Кирәк иде, күптән сорыйлар иде аны.

Элеккеге икмәк комбинатының бер почмагында урын алган әлеге даруханәне купшы тантаналарсыз гына файдалануга тапшырдылар.

-Биредә өч кеше эшләячәк. Ял көннәрендә дә килеп, дарулар алырга мөмкин, - ди даруханә хуҗасы Рамил Ибраһимов. -Товарларны Казаннан һәм Самарадан кайтартабыз.

Бина эчендә су, канализация, санузел да бар, суыткыч алганнар, киштәләр урнаштырганнар. Инде җылылык җибәреп, тышкы якта юлны шомартасы, матурлыйсы калган.

Сүз уңаеннан, Амур ягында инде күптән даруханә кирәксенәләр иде. Бу хакта халык җыеннарында да сүз кузгатканнары, район җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать иткәннәре бар.

Һәм, ниһаять, хыяллар тормышка ашты.

-Яхшы булды әле, юлым моннан узгач, бүләккә дару да бирделәр, - ди даруханәнең беренче клиенты Марс Сәйфетдинов.

Яңа даруханә авыруларга тизрәк савыгырга ярдәм итсен.

Реклама хокукында

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев