Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмиргә шәһәрдән яшь гаилә күченеп кайткан

Садриевлар Әмирдә яңа йорт та салмакчы.

Әмир кибетендә ачык йөзле, сүзчән яңа кибетчене күргәч, аптырап киттем. Таныш кеше түгел, авылыбыз кечкенә бит, бөтенесе бер-берсен белә.

Кызыксыну хисен тыя алмадым, “Син соң кем буласың, танымыйм?” - дип аңа турыдан эндәштем.

Айгөл авыл килене икән, Мәхмүт һәм Фәнзирә Садриевларның төпчек улы Айнурның тормыш иптәше булып чыкты. Яшьләр Әлмәттән авылга күченеп кайтканнар.

Бүген, сер түгел, халык авылдан “качканда”, агымга каршы йөзүчеләр, билгеле, миндә кызыксыну уятты һәм алар белән якыннанрак танышу нияте белән, бер көнне аларга кунакка кердем.

Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыган Айнур югары уку йортында инженер-конструктор һөнәрен үзләштергән. Анда-монда эшкә урнашкан, үзен төрле өлкәләрдә сынап караган. Сүз уңаеннан, Айнур ике абыйсы: Алмаз һәм Азат белән бик дус, тату үсә, алар аңа терәк булып торалар.

- Кайда гына яшәсәм дә, эшләсәм дә, гел Әмиргә кайтасым килде, - дип башлады сүзен Айнур. – Мин шәһәрдән туеп бетеп, авылга кайттым. Бер карасаң, калада уңай, эштән кайттың да яттың, ләкин шул дүрт стена читлек кебек. Әллә инде авылда үскәнгә, гел нәрсәдер эшлисе килә, куллар кычыта. Ял саен туган якка кайттым, монда иркен, рәхәт, тыныч. 

Бәхетенә, социаль челтәрләрдә танышкан кызы Айгөл дә авыл жанлы булып чыккан. Шунысы кызык, исемнәре охшаш яшьләрнең икесенең дә туган көннәре дә бер айда, берсенеке - 13, икенчесенеке 15 декабрьдә.

9 нчы сыйныфны тәмамлаган кыз Чирмешән аграр техникумында укыган, пешекче һөнәрен үзләштергән. Яшьләр бер мәктәптә укысалар да, яшь аермасы җиде ел булу сәбәпле, интернетта очрашканга кадәр бер-берсен белмәгәннәр.

- Әүвәл онлайн аралаштык, аннан соң инде очрашып сөйләштек, - ди Айнур. – Лашман кызы Айгөл миңа бер күрүдә ошады, аралашкан саен аны яхшырак белдем. Чибәр, сабыр, тыныч, ачык йөзле, гел елмаеп тора. Дөресен әйткәндә, хәзер кулай тормыш иптәше табуы авыр,  авылда яшисе килгәнен бигрәк тә. Аннан соң хатынымның тагын бер яхшы сыйфаты бар, ул таләпчән түгел, булганга канәгать.

Ә Айгөлнең, Айнурның зәңгәр күзләрен күргәч, “башы әйләнгән” икән. Егет планнарын яшереп тормый, өйләнгәнче үк Айгөлгә авылда яшәү теләге хакында әйтә. Алай гынамы, Айнур өлкәнрәк, авылда торучы ике абыйсыннан иң әүвәл гаилә корган.

2021 елның җәендә яшьләр туй ясыйлар һәм баштан, бераз акча эшлик, дип Әлмәткә китәләр. Яллар җиткән саен туган якларына юл тоталар, аннан соң инде бөтенләй күченеп кайталар.

- Авылда перспектива юк диләр бит? – дим аларга.

- Иң мөһиме - эш кирәк. Ул яктан без уңдык, мин нефтьчеләргә урнаштым, Айгөл кибеттә сата, - ди Айнур.

- Авылда яшәгәнегезгә җәйгә ике ел була. “Нигә кайттык?”- дип, үкенгән көнегез булмадымы?

- Юк, киресенчә, икебез дә шатланып туя алмыйбыз. Рәхәт, рәхәт, рәхәт тә. Җәй көне, телисең, йортка чыгып шашлык кыздырасың, машинада казынасың,  урманнарда йөреп кайтасын. Бакчада үзебезгә җитәрлек яшелчә үстердек. Сатып алырга түгел, чыгабыз да, түтәлдән алып керәбез. Үзебезнеке. Мунчасы гына да ни тора!

Мин ялгыш язмадым, Айнур нәкъ шулай, “рәхәт” дип үзе өч тапкыр әйтте.

- Монда мәдәният учреждениеләреннән авыл клубы гына, ялларыгыз ничек уза. Элек авылга кайткансыз, ә хәзер нишлисез?

- Ул яктан да оттык. Шәһәрдә өйдән эшкә, эштән өйгә генә йөри идек. Монда Айгөл клубка чыга. Анда авыл хатын-кызлары җыелышып кич утыралар, - дип елмайды Айнур. – Ә инде зур экраннан кино карыйсы, кафега барасы, театр карыйсы килсә, машинага утырабыз да, каядыр китеп барабыз. Бер проблема юк.

- Клуб дигәннән, атнага бер-ике тапкыр “Ак калфак” берләшмәсенең утырышлары була. Без анда мобилизацияләнгән якташларыбызга оекбашлар бәйлибез, башка кул эшләре белән шөгыльләнәбез, аралашабыз. Бик күңелле була. Миңа апаларны тыңлап утыруы үзе бер кызык. Кемдер бәйли, кемдер пешерә. Әле менә пилмән кыздырырга да өйрәттеләр, - дип өстәде Айгөл. - Ял көннәрендә Әнисә апа белән чаңгыларда урманга да менеп төшәбез. Әни - каенанам Фәнзирә дә бик әйбәт, акыллы, сабыр, аның белән теләсә нинди темага сөйләшеп була.

- Айгөл, син бит читтән төшкән килен, әмирлеләр кыерсытмыймы?

- Юк, Әмир халкы бик әйбәт, эчкерсез, дус. Авыл кечкенә булгач, бөтенесе бер-берсен белә. Миңа биредә бик ошый, - диде әңгәмәдәшем.

- Кайбер апалар, үзләре пешереп,  кибеткә тәмлеләр алып кереп, Айгөлне  сыйлыйлар. Хатынны тазартып бетерәләр инде, - шаяртып куйды Айнур. – Ә чынлап әйткәндә, авылыбыз яхшы, шуңа да монда каласым килде. Төрле чак була, шулай да, ачу сакламыйлар, бердәм безнең әмирлеләр.

- Бүген авылда, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр яши. Аралашырга дусларыгыз бармы?

- Әле кичә генә Чирмешәннән дусларыбыз, безнең кебек яшь гаилә, килеп, кич утырып киттеләр. Алар да Яр Чаллыда биш ел торгач, Чирмешәнгә күченеп кайттылар. Аннан соң бит авылда әни, әти, абыйлар бар. Күршеләребез бик әйбәт, дус яшибез.

 - Киләчәккә нинди планнар корасыз?

- Төгәл генә әйтеп булмый, күз күрер. Яңа йорт салырга да исәп бар.

Сүз уңаеннан, яшь гаилә бүген агач йортта яши. Йорт алдында ике автомобиль. Заманча торак булмаса да, бөтен уңайлыклары, шартлары бар, бүлмәләре дә җылы, якты. Айнур әйткәнчә, рәхәт монда.

- Шәһәргә китүче яшьләргә нәрсә дияр идегез?

- Акыл өйрәтү, бәлки, кайберәүләргә ошамас та... Ләкин шәһәрдә безне беркем дә көтеп тормый. Аннан соң тормыш итәргә вакыт калмый анда, гомер үткәнен сизмисең дә каласың, иртүк эшкә китәсең, соң гына кайтасың. Роботка әйләнәсең. Монда башкача. Авылда бүген тормыш итәргә җайлы: юл, мәктәп, балалар бакчасы бар, район үзәге дә ерак түгел.  Яшьләр авылда калсын өчен, беренче чиратта, эш кирәк. Бик яхшы эш хакы, димим, әмма тормыш итәргә җитәрлек булсын иде ул.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин !Бик дөрес эшләгәнсез,уңышлар сезгә!