“Алдынгылар хәрәкәте” авылларда ял оештырды
Районда икенче ел рәттән “Алдынгылар хәрәкәте” оештырган “Ура, авылга!” проекты узды. Былтыр ул Лашман, Кармыш, Иске Кади авылларында үтсә, быел Бәркәтә, Чирмешән, Әмир авылларында тормышка ашырылды.
“Алдынгылар хәрәкәте” авылларда балалар күңелен күрде
Әлеге проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренен туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Гомумроссия “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең Татарстан Республикасы төбәк бүлеге ярдәме белән тормышка ашырылды.

Халык гореф-гадәтләрен торгызу мөһим
Проект авылларда яшәүче балалар өчен генә түгел, җәйге каникул вакытында авылда ял итүче балалар өчен тел мөхитен формалаштырырга, татар телен өйрәнүгә һәм татар халкы мәдәнияте белән яңа мавыктыргыч форматта танышуга юнәлдерелгән. Төп максат: татар телен һәм милли мәдәниятен саклау һәм үстерү.
-Проект республика районнарында өченче ел уза. Былтыр - ун, быел унбиш район исәбенә безнең районның да эләгүенә бик сөенәбез, - ди Чирмешән районының “Алдынгылар хәрәкәте” бүлеге җитәкчесе Гөлшат Җамалтдинова. - 60 балага исәпләнгән проектка тиешледән күбрәк бала җыелды. Әйтик, кечкенә генә Әмир авылында 79 бала ял итте. Бу проектның уңышлы булуын исбатлый. Проектка дип, вакытын туры китереп, шәһәр балалары әбиләренә кунакка кайта. Күрше авыллардан да киләләр. Бу көннәрдә авылда күңелле, рәхәт атмосфера урнаша. Авыл гөр килеп тора.

Авыл гөрләп торды
Проектның җитәкчесе Гөлшат Җамалтдинова әйтүенчә, уникаль программа яздан ук әзерләнеп куелган. Балалар өчен татар халык милли уеннары, тематик остаханәләр, экскурсия, халкыбызның гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, кызыклы очрашулар, квиз, викториналар - барысын да программага сыйдырганнар.
“Татар милли бизәкләре” остаханәсендә күкрәк тамгалары ясаганнар.

Авылның истәлекле урыннарына, чишмә буйларына экскурсиягә барганнар, аланлыкка төшеп пикник оештырганнар. Районыбыз китапханәчеләре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан сәхнәләштерелгэн “Кәжә белән сарык һәм башкалар” дип аталган әкият күрсәткәннәр.
Сабантуйлары алдыннан үткәрелә торган халкыбызнын гажәеп йоласы – “Сөлге җыю” оештырганнар. Авыл халкы балаларны өлешсез калдырмаска тырыша. Яулык, сөлге, тәм-томнарын кызганмый.

Балалар Сабан туе, сөлге җыю
Балалар Сабан туе мөһим чараларның берсе булды. Капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерү, катыктан тәңкә эзләү, “ат чабышы”, көрәш һәм башка уеннардан мәйданчыклар гөр килеп торды. Күңел ачып, актив ярышларда катнашып арыгач, коймак белән чәйләр эчеп, дуслар белән ял итүгә ни җитә.
“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы активистлары проект барышында балалар белән төрле чаралар оештырдылар. Фольклор сәгате, май канатлары ясау дисеңме, халкыбызның онытылып барган йолалары, көнкүреш эшләре белән таныштырдылар. Милли киемнәр киеп, иген басуына барып, ураклар белән иген игеп, көлтә бәйләгәнне дә күрсәттеләр.

Проектның уңышы – бердәмлектә
Бәркәтә, Әмир авылларына проектның ябылу тантанасына җырчы, музыкант Фәнзил Шәрәфетдинов, Чирмешәнгә ди-джей Али килде. Бәйрәмгә әти-әниләр дә җыелды.
-Мондый проектлар бердәм команда булганда гына уңышка ирешә. “Алдынгылар хәрәкәте”нә, гомумән, балаларга, яшьләргә ярдәм итеп торганы өчен район башлыгы Рамил Айбатовка, район җитәкчелегенә рәхмәт, - ди Гөлшат Җамалтдинова. - Авыл җирлекләре башлыкларына, мәдәният бүлегенә, шулай ук оештыручы-педагоглар, әйдаманнар, балалар дирекциясе кызларына зур рәхмәт.
Гөлшат Җамалетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев