Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Аларны Чирмешән Сабан туенда бүләкләделәр

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен, муниципаль район башлыгы урынбасары Габдерәшит Мөдәррис улы Җамалтдиновка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.

Намуслы хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә лаеклы өлеш керткәне өчен, муниципаль район Советының гомуми бүлеге башлыгы Айрат Атлас улы Сабиров «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең игенчелек буенча консультанты Рәдиф Рәфыйк улы Гайнуллинга Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

«Чирмешән» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Альфрит Хәнәфи улы Хәйррисламов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына ия.

 «Серендеев Н.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Николай Васильевич Гаврилов, «Фәтхетдинов И.И.» КФХ эре мөгезле терлекләр симертү операторы Таһир Минзәки улы Шәмсунов, «БИО АГРО» ҖЧҖ механизаторы Рәмзил Рифкать улы Гарифуллин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Илшат Шакир улы Галимов - «ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ» ҖЧҖ механизаторы, Елена Ильинична Кудряшова - «Кудряшов С.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы яшелчә үстерүчесе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

«ЧИРМЕШӘНАГРО» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Резеда Рәис кызы Гозәерова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

«Кудряшов С.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы яшелчә үстерүчесе Мария Сергеевна Кожукова, «Чирмешән» авыл хуҗалыгы кооперативыннан Флера Сабит кызы Галимова, «ЧЕРЕМШАНАГРО» ҖЧҖнең механизация буенча бухгалтеры Илфат Солтан улы Таҗиев, «Чирмешән» авыл хуҗалыгы кооперативы бухгалтеры Радик Равхать улы Харисов, «Чирмешән» авыл хуҗалыгы кооперативыннан Нәфисә Самим кызы Дәүләтшина район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

фото: автор

Чирмешәндә Сабан туеннан бик күпләр бүләк алып китте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X