Әккәрәй мәктәбе тарихы турында китап басылды
Әккәрәй мәктәбе тарихы турында яңа, беренче китап нәшер ителде. Ул 50 данә тираж белән басылган.
- Бу минем тәүге китабым, - ди аның авторы, 30 ел стажлы укытучы Михаил Захаров. -Монда буыннар тарихы, үземнең дә тормыш юлым чагылыш тапкан.
Әккәрәйдә хәзерге мәктәп бинасы 51 ел элек төзелгән. Тик моңа кадәр дә мәктәп эшләгән, әйтик, биредә 1885 елда ук чиркәү-приход мәктәбе була, аларда балалар, олылар да гыйлем ала: укырга, язарга, санарга өйрәнәләр.
- Хезмәтем озак язылды, - ди Михаил Михайлович. -Үзебездәге, Казандагы архивларда озак утырдым, район газетасында басылган материаллар белән дә таныштым, өлкәннәр сөйләгәннәрне язып алдым. Хезмәтем иң элек укытучыларга, аларның казанышларына багышлана.
Әккәрәй мәктәбенең беренче укытучысы Алексей Рождественский санала. Китапта аның һәм башка укытучыларның да исемнәре телгән алынган. Төрле елларда чыгарылыш сыйныфлар исемлеге, фоторәсемнәр дә игътибарны җәлеп итә.
Михаил Захаров, гомумән, тарих белән кызыксына, буш вакытында китаплар укый, интернетта, телефонда да яңа мәгълүматлар эзли. Ул Әккәрәй мәктәбе музее мөдире, тәүге китабы анда да урын алган.
Элек газеталарга эчтәлекле, көн кадагына туры килүче язмаларны еш җибәргән җәмәгать хәбәрчесе бу көннәрдә җәйге ялда. Еракка барасы килми, тугызынчы сыйныф укучысы – улы, хатыны белән вакытның узганын сизмиләр дә. Михаил Михайлович ара-тирә балыкка да баргалый.
- Безнең авыл тарихы да бик бай, - ди ул. -Инде мәрхүм Владимир Пантелеевич Трофимов Әккәрәй турында китапка материаллар да туплый башлаган иде, көтмәгәндә гомере өзелеп, эше тукталып калды. Бәлки кемдер бу басманы да ахырына җиткерә алыр.
Кадыйр Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев