Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кара Чишмә авылында яшәүче Әгълүковларның йорты чәчәкләргә күмелә

Кара Чишмәдән Әгълүковларның йортлары иртә яздан көзгә кадәр чәчәкләргә күмелеп утыра.

Җир кардан арыну белән лалә чәчәкләре баш калкыта һәм кояш карау белән чәчәк ата башлый, кызыл, сары төсләре белән күзләрне иркәлиләр. Аларга нәркисләр иярә. Төрле төсле лилияләр, дәлияләр берсен-берсе уздырып чәчәк ата. Бакча гөлләре янында  яран гөлләр дә урын ала, алар көзгә кадәр тирә-юньгә ямь биреп утыралар.

-Мин килен булып төшкәндә төп йортта ничек итеп чәчәкләр үстергән булсалар, мин дә шулай дәвам итәм. Каенанам Рабиганың чәчәкләр яратуы миңа да күчте, - ди төп йорт килене Гөлназ. - Өй каршындагы баланнар бу гармониягә кушылып китә, язын ап-ак чәчәкләре белән сөендерсәләр, кар төшкәнче кызыл тәлгәшләре иркәли.

Әгълүковларның йорт тирәсе күпләргә үрнәк. Зур хуҗалык белән торсалар да, алар барына да өлгерә, инде күптән йорт каршыларын тырмалап, чүп-чардан арындырып куйганнар. Бу эшләрне алар күмәкләп башкаралар, малайлар да эшкә һәм чисталыкка өйрәнеп үсә.

-Тәртипкә һәм чисталыкка без әти-әнидән өйрәндек. Тирә-юнь чиста булгач, үзебезгә дә рәхәт, балаларга да шуны өйрәтәбез, - ди Гөлназ Әгълүкова. - Маллар күп асрагач, балаларга да, үзебезгә дә  эш җитәрлек, суганын да, бәрәңгесен дә, кабагын да күпләп үстерәбез.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев