Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәнең 95 яшьлек ветераны Әлмәндәр картны да уздырган

Булса да булыр икән шундый хатын-кыз – ул атка атланып чапкан, балык та тоткан, көймәдә йөзгән, берүзе урманга барып агач та кискән. Үгез, ат җигеп эшләгән.

 

-Мин Шушма елгасына ярдан, 4-5 метр биеклектән сикереп суга чумудан да курыкмадым, - ди бүген 95 яшьлек ветеран Мөнәвәрә Хуҗиева. –Җырлау, биюдән оялмадым.

Бәркәтәлеләр аның велосипедта җилдерүен, эшкә гармун белән баруларын да яхшы хәтерли.

-Хәзерге заман булса, син көрәшеп тә җиңәр идең! – дим Мөнәвәрә Нәҗип кызына.

-Ник хәзер, элек көрәшкәнем дә булды, - дип шаккатырды ул. -Бер елны, урман кискәндә, берәүне сыртына салдым, ул аны озак онытмады.

Туфан Миңнуллин пьесасында, спектакльдәге Әлмәндәр карт якта торсын, Мөнәвәрә урман кисүчеләргә имән башына үрмәләп менеп шигырь сөйләгән вакытларын да искә төшерде юбилее көнендә.

Ире Минәхмәт белән бик тату яшәгәннәр алар.

-Ипле, акыллы, булдыклы кеше иде. Аерым җыймадык байлыкны, икәү тырыштык, - ди Мөнәвәрә әби. -Авылда бер дошманым да юк, бар да яхшы. Нужа күреп яшәдем димим. Ялкауланмасаң, авылда рәхәтләнеп тормыш итәрлек. Без шундый булдык.

Минәхмәт абыйдан “курай” дигән кушамат калган. Армиядән кайткач, клуб яныннан үтеп барганда, бер бабай төз гәүдәле чибәр егетләргә, берсе – Минәхмәткә, исе китеп, “курай кебекләр болар”, дигән.

Хуҗиевлар 5 бала үстергәннәр. Рәфкатьләре генә, кызганыч, иртә вафат булган. Ул 30 ел элек бүләк иткән затлы гармунны әнисе соңгы вакытта гына сирәк кулына ала, элек аңарда уйнап байтак мәҗлесне күтәргән. Бүген исә кадерле әбисенә кияве Рәфыйкъ музыкаль сәлам юллады. Аның хатыны - Мөнәвәрә апаның кызы Мөсәвәрә дә Түбән Камадагы музыкаль даирәдә бик билгеле кеше.

-Әниебез нык хәтерле, күп догалар белә. Яңгыр теләгәндә, ничектер, ул укыган догалар кабул була – Бәркәтәнең безнең Түбән оч ягында яңгыр явып уза, - диде Мөсәвәрә. -Аш-суга да оста булды, аның пәрәмәчләре телеңне йотарлык тәмле.

Шуны да әйтим инде, әни телевизордан хоккей карарга ярата, уенчыларның исем-фамилияләренә кадәр белә.

Хуҗиевлар гомер буе әллә ничә баш мөгезле эре терлек, өчәр баш сыер да асраганнар. 21 сыер алыштырган Мөнәвәрә әби.

Уңган кеше тик тора аламыни, Мөнәвәрә әби балалары кайтканчы бакчаларындагы бәрәңге уңышын берүзе казып, җыештырып, капчыкларга төяп куйган. Узган берничә елда гына бу “гадәтен” күрсәтмәде, диләр.

Әнисе дә йөзне узып яшәгән, яшьлегендә әрсез, үткен, олыгайгач та “махы бирмәүче” уникаль якташыбыз “миннән урмандагы агачлар да дерелдәп курка, коронавирусны якын да китермим”, дип көлдерде.

Йортлары бик иркен, бик матур.

-Бүрәнәләрен ат белән озын арбага салып ташыдык, - диде уллары Илхат.

Бу көннәрдә Бәркәтәнең иң олы кешеләреннән берсе Мөнәвәрә Нәҗип кызы еш телгә алынды. Аның Сабантуйларда, мәйдандагы уеннарда, гел “алгы сафларда” булуын, хәтта, балалар үстергәндә тимераякта шууларын да искә төшерделәр.

Соңгы вакытта Мөнәвәрә әби күбрәк улы Әлфәт тәрбиясендә яши.

Юбиляр якташыбызга Россия Президенты, район башлыгы, Бәркәтә авыл җирлеге Советы исеменнән дә котлаулар ирештерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зур рәхмәт районыбыз һәм авылыбыз жирле администрациясенә,корреспондент ,Кадыйр Гомәровка котлауларыгыз өчен һәм безнең әни әтиебез, гаиләбез турында жылы мактаулы язмагызга

    2
    X