Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

214 якташыбыз - ветераннар һәм аларның тол калган хатыннары торак шартларын яхшыртуга субсидия алганнар

Агымдагы елда районда яшәүче 35 Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм аларның тол калган хатыннарына торак шартларын яхшырту өчен акча бирелгән. Якын арада тагын өч райондашыбыз бу мөмкинлектән файдаланачак, аларга уведомление кайткан. Дүрт ветеран торакны яңа төзелгән йорттан (икесе Чирмешәннән һәм берәр кеше Казан һәм Лениногорск шәһәрләреннән) сайлаган. 14 кеше субсидия...

Агымдагы елда районда яшәүче 35 Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм аларның тол калган хатыннарына торак шартларын яхшырту өчен акча бирелгән. Якын арада тагын өч райондашыбыз бу мөмкинлектән файдаланачак, аларга уведомление кайткан.

Дүрт ветеран торакны яңа төзелгән йорттан (икесе Чирмешәннән һәм берәр кеше Казан һәм Лениногорск шәһәрләреннән) сайлаган.
14 кеше субсидия акчаларын аерым йорт төзүдә файдаланган, ә 17се Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә икенчел торактан квартира сатып алган.
Торак шартларын яхшыртуга субсидия бирелә башлаганнан бирле 214 райондашыбыз Чирмешәннән һәм башка шәһәрләрдән торак алган. Бүген субсидиянең күләме 1 миллион 139 мең 40 сум тәшкил итә.
Уңайлыклары булмаган, тузган, мәйданы кечкенә йортларда яшәүче ветераннарыбыз әле дә бар. Шундый шартларда яшәүче 18 кешедән гариза кергән, алар тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Ветераннарга торак