Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

2 нче Чирмешән мәктәбендә яңа «Үсеш нокталары» ачылды

«Заманча мәктәп» федераль проектының «Мәгариф» милли проекты кысаларында 2 нче Чирмешән мәктәбендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм табигый-фәнни профильле мәгариф үзәге ачылды. Биредә укучы балалар хәзер физика, химия, биология һәм информатика дәресләрендә заманча җиһазлар кулланып эшлиләр.

- "Үсеш ноктасы" үзәкләрен булдыру безнең район өчен зур казаныш.  Элек заманча мондый үсеш турында хыяллана гына алдык. Балалар һәм ата-аналар өчен мәктәптә  менә шундый  яңа белем бирү киңлеген ачу зур шатлык  булыр дип уйлыйм. Яңа мөмкинлекләрдән уңышлы файдаланыгыз, - дип билгеләп үтте цифрлаштырылган табигый фәннәр кабинетларын ачу тантанасында катнашкан район җитәкчесе Рамил Айбатов.

Әлеге үзәк нигезендә белем бирү учреждениесе яңа ноутбуклар, принтерлар, компьютерга тоташтыру мөмкинлеге булган электрон микроскоплар, робототехника һәм блоклы программалаштыру, экология һәм физиология, физика, биология һәм химия фәннәреннән лаборатор эшләр үткәрү өчен комплектлар белән баетылган. Моннан тыш өч кабинетта ремонт эшләре башкарганнар: түбәләр, идәннәр, стеналар буялган, яктылык җиһазлары урнаштырылган.

Укучылар кунакларга физика һәм химия буенча тәҗрибә ясап күрсәттеләр, роботларны эшләтеп карадылар.

- Элек безнең балалар гади приборлар ярдәмендә эшләделәр. Хәзер лаборатор тәҗрибәләрне электрон датчиклар ярдәмендә эшләп була. Мондый үзәк укучыларга яңа мөмкинлекләр ачып, алар төрле яклап үсә алачак.  “Үсеш ноктасы” үзәге балалар өчен сыйфатлы заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтеп, аларда заманча технологик күнекмәләр формалаштырырга ярдәм итә. Бу җиһазлар эшләү процессын да тизләтә, - диде мәктәп директоры Илдар Миргалимов.

Яңа җиһазлар укыту процессында гына түгел, дәрестән тыш түгәрәкләр эшчәнлегендә дә кулланылачак.

Мондый үзәкләр Ивашкино һәм Бәркәтә авыллары мәктәпләрендә дә ачылды.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев