1 апрельдән чирмешәнлеләрнең социаль пенсияләре арта
Социаль пенсия алучыларның пенсияләре апрельдән 3,4 процентка арта. Бу райондагы 291 пенсионерга кагылачак.
Әлеге категориягә картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы булмаган гражданнар, туендыручысын югалтканнар, ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм әтисе дә, әнисе дә булмаган балалар керә.
Пенсия арту дәүләт тәэмин ителеше буенча пенсия алучыларга – хәрби хезмәткәрләргә, радиация яки техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, “Блокадалы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнүче гражданнарга, Чернобыльдә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балигъ булмаган балаларына да кагыла.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев