Лашман егете яу кырыннан күп иптәшләрен алып чыккан
Махсус хәрби операциядән кайткан якташыбыз Айнур Сәлахов гадәти, тыныч тормыш шартларына кабат ничек яраклашуы хакында сөйләде.
Айнур Лашман авылы егете, белем алганнан соң да, туган авылына кайтып, мәктәпкә укытучы булып эшкә урнашкан.
...2022 елның 29 сентябре. Якташыбыз нәкъ шул көнне өлешчә мобилизация буенча махсус хәрби операциягә алына. Өйдә аның әти-әнисе, бертуганнары, тормыш иптәше һәм кечкенә улы кала.
–Әүвәл Казанда, соңрак Белгород өлкәсендә өйрәнүләр үттек. Шуннан соң Луганск өлкәсенә җибәрделәр. Санитар – машина йөртүче булып хезмәт иттем. Бераздан Донецк якларына күчерделәр, – дип искә алды Айнур.
–Тыныч тормыштан соң махсус хәрби операция шартларына ияләшү кыен булгандыр.
–Матур гына яшәгән җиреңнән анда барып эләгү җиңел түгел инде, сүз дә юк. Тик минем бераз тәҗрибәм бар иде, моңа кадәр армия сафларында хезмәтемне контракт буенча Таҗикстан якларында үттем. Шуңа да СВОда тиз күнектем.
–Анда иң авыры нәрсә булды? Иптәшләрегезне югалтырга туры килдеме?
–Мин хезмәт иткән вакыт аралыгында иптәшләрем арасында һәлак булучылар юк иде әле, ә менә яраланучылар шактый булды. Үземә дә, санитар булгач, яу кырыннан яралыларны еш алып чыгарга туры килде. Ул вакытта курку турында уйламыйсың инде. Тиз арада егетләрне алып чыгып, куркынычсыз урынга яшеренергә тырышасың.
–Беренче тапкыр хәрби бәрелешкә эләк-кәнегезне хәтерлисезме?
–Белгородта өйрәнүләр үткәннән соң, безне позицияләргә җибәрделәр. Икенче көнне “лента” аръягына кердек кенә, “обстрел” башланды. Иң әүвәл башымнан: “Әле бит килеп кердек кенә, шуның белән беттеме икән, шул булырмы инде ахыры?” дигән уйлар үтте. Яныбызга ук килеп төшә снарядлар, шартлыйлар. Анда ул вакытта тавыш, яраланучылар да күп булды. Кайчан минем янга килеп төшеп шартлар икән дип көтеп ятасың...
–Алгы сызык...
–Баштан бик алда түгел идек без. 2023 елның көзендә күчерделәр Авдеевка ягына. Шуннан алгы сызыкка керә башладык.
–Сез үзегез дә яралангансыз икән.
–2023 елның 3 декабрендә булды ул хәл... Заданиега кереп барганда дрон килеп чыкты һәм ике граната ташлады. Баштан аякка эләкте, аннан соң кыйпылчыклар кулга тиде. Аяк та, кул да сынган иде. Яралануымны күргән егетләр тиз арада килеп, мине алып чыктылар. Окопта яшерендек, аннан соң, караңгы төшкәч үзебезнекеләр ягына чыктык. Анда иптәшләр ташлап калдырмыйлар. Андый уйлар булмады. Тик ярдәм көтеп яткан арада догалар гына укыдым. Шуннан ике ай госпитальләрдә яттым, отпускка җибәрделәр, аннан тагын госпитальләрдә ятарга туры килде. Барлыгы сигез айлап булгандыр дәвалануым. Шуннан соң инде, 2024 елның августында минем сәламәтлегем буенча “комиссовать” иттеләр.
–СВОдан исән кайтырга нәрсә ярдәм итте?
–Барысы да Аллаһы Тәгаләдән тора. Андагы шартларда да намазны ташламадым. Догалар укып тордым. Гаиләм дә минем нык терәгем булды. Әти-әнинең хәер-фатихасы, гаиләмнең кылган догалары да булышты.
–Махсус хәрби операция тормышка карашыгызга нинди йогынты ясады?
–СВОга киткәч, моңа кадәр булган тыныч, мул тормышның кадерен аңлый башлыйсың. Аннан кайткач та, без ничек яхшы яшибез икән, дип кабат инанасың.
–Киләчәккә планнарыгыз нинди?
–Яшәргә, тыныч тормышның кадерен белергә, яраткан эшемне дәвам итәргә.
Сүз уңаеннан. Айнур, озак дәваланулардан соң тернәкләнеп, үткән елның ноябрендә кабат үз эшенә чыккан, хәзер ул Лашман мәктәбендә балаларга белем бирүен дәвам итә. Якташыбыз махсус хәрби операциядә күрсәткән намуслы хезмәте өчен II дәрәҗә “За воинскую доблесть” һәм “За отвагу” медальләре белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев