Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Айдар Метшин махсус хәрби операциядән кайткан чирмешәнлеләр белән очрашты

Чирмешәнгә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин килде. Ул район Советы депутатлары, район активы һәм СВОда катнашучылар белән очрашты.

Айдар Рәис улы, эш визиты барышында, район мәдәният йортына җыелган чирмешәнлеләрне илдәге вәзгыять белән таныштырды. Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга, аларның гаиләләренә, якыннарына ярдәм итү чараларын эзләргә кирәклеген ассызыклады депутат. Аннан кайткач та сугышчыларның яклауга, ярдәмгә мохтаҗ булуларын билгеләп үтте.

Айдар Метшин һәм район башлыгы Рамил Айбатов махсус хәрби операциядә яраланып ялга кайткан якташларыбыз белән очрашты, чәй табыны артында аларның һәрбесе белән якыннан танышып, гозер-үтенечләрен тыңладылар. Алар арасында өлешчә мобилизация буенча, контракт төзеп китүчеләр дә бар. Кемгә нинди ярдәм кирәклеге белән дә кызыксынды Айдар Рәис улы. Бер якташыбыз туган авылында сатып алынган йортын җылытып тышлауда ярдәм сорады. Махсус хәрби операциядә яраланган егетләргә эшкә урнашуда һәм яңа һөнәр үзләштерүдә дә киңәшләрен бирде депутат.

Район мәдәният йортына килгән кунаклар махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә ясалган күргәзмә белән дә таныштылар. Биредә батыр якташларыбызның гаиләләренең фотолары урын алган.

 

Кадрия Гамирова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев