Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Мондый кешенең улы да начар була алмый

Узган көз безнең терәгебез - әтиебез авырып хастаханәгә ятты. Гаиләбездә машина йөртерлек башка кеше булмагач, йорттан җәяүләп, бер Ходаемнан ярдәм сорап, юлга чыгып китәргә туры килде. Көзге көн бик кыска. Эшләремне бетереп, Чирмешәннән авылга кайтырга, олы юлга чыгып бастым. Шундарак кызлар да тора. Шоферлар кызларны утырталар инде алар, ә менә...

Узган көз безнең терәгебез - әтиебез авырып хастаханәгә ятты. Гаиләбездә машина йөртерлек башка кеше булмагач, йорттан җәяүләп, бер Ходаемнан ярдәм сорап, юлга чыгып китәргә туры килде.

Көзге көн бик кыска. Эшләремне бетереп, Чирмешәннән авылга кайтырга, олы юлга чыгып бастым. Шундарак кызлар да тора. Шоферлар кызларны утырталар инде алар, ә менә 70нче яше белән баручы олы яшьтәге апага бик исләре китми. Туктамасмы дигән өмет белән куллар янә күтәрелә дә, төшә, узып кына китәләр.
Менә әкрен генә "Жигули" машинасы килеп туктады. Кызлар тиз генә салонга кереп "югалдылар". Ә машина йөртүче "бу апаны алыйк әле", дип мине дә чакырып утыртты. И, шатландым инде. Ходай ярдәм бирә бит ул.
Кызлар үз авылларында төшеп калдылар. "Акчагыз кирәкми, алыгыз",- дип юл акчаларын кире үзләренә тапшырды йөртүче. Мин аңа карап торам. Гади эшче түгел. Шалтыратып, иптәшләренә ниләр эшләргә икәнен өйрәтте. Гаиләсе дә бар. Малаена: "Улым, әниең эштән кайтмыйча компьютерны кабызма",- диеп аның да хәлен белеште.
Үзебезнең авылга кадәр керткәч, бик күп теләкләр теләп, мин дә төшеп калдым. Бу игелекле кеше, безне машинасына утыртучы Чегодай авылыннан булып чыкты. Рәхмәт аңа. Әлеге ярдәмчел ир-атның малае да шундый, әтисе кебек булыр дип уйлыйм.
Миңнегөл Әгъзамова.
Түбән Кәминкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X